Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Безнең балалар – безнең бәхетебез!”

«Ютазы таңы» газетасы редакциясе үз укучыларына "Безнең балалар - безнең бәхетебез!" яңа фотобәйге игълан ителүен хәбәр итә.

Ул тиздән булачак Халыкара балаларны яклау көненә багышлана. Бәйгедә катнашу өчен редакциянең электрон адресына utazinka@list.ru "ФОТОКОНКУРС" билгесе белән (JPG форматында) үз балагызның иң күңелле фотосурәтен җибәрү яисә Урыссу бистәсе, Пушкин урамы, 38 йорт адресы буенча 4 катта урнашкан редакциянең үзенә алып килү дә җитә. Сурәт авторы координатларын күрсәтү һәм сурәтне кыскача шәрехләү таләп ителә. Һәрбер катнашучыдан бер генә фотосурәт кабул ителә, һәм ул бәйге темасына туры килергә тиеш. Сезнең фотоэшләрегезне 2013 елның 1 маеннан алып 30 маена кадәр көтеп калабыз. Бәйгегә нәтиҗә 31 майның 14 сәгатендә ясалачак. Ә 1 июнь көнне, Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәмдә иң яхшы сурәтләрнең авторлары бүләкләргә ия булачак. Соңрак җиңү яулаган фотолар газета битләрендә урын алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев