Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бөгелмәдә Казан илкүләм тикшеренү технология университеты-КХТИ филиалы директоры тоткарланган

Бөгелмәдә Казан илкүләм тикшеренү технология университеты-КХТИ филиалының 30 яшьлек директоры И.Г. тоткарланган. Ир-ат ришвәт бирүдә шикләнелә, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, агымдагы елның мартында шикләнелүче әлеге министрлыкның икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәренә вузда түләүле нигездә белем алучы студентлардан килгән акчаны үзләштерү фактлары буенча тикшерүне 100 мең сум бәрабәренә туктатырга тәкъдим итә. Әлеге хокук бозу очрагы турында полицейский җитәкчелеккә җиткерә. Шуннан соң барлык гамәлләр хокук саклау органнары контроленда башкарыла.

Нәтиҗәдә, 19 март көнне шикләнелүчене, оператив хезмәткәр автомобилендә акча тапшыргач, тоткарлыйлар.

Хәзерге вакытта әлеге очрак буенча РФ Җинаять Кодексының 291нче маддәсе 3нче өлешендә каралган җинаять сыйфатлары ("Алдан белеп законсыз гамәлләр кылган өчен вазифаи затка шәхсән яки арадашчы аша ришвәт бирү") буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү эшләре бара. Шикләнелүче сак астында.

http://tat.tatar-inform.ru/


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев