Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бүген үзенең 90 яшьлек юбилеен Бөек Ватан сугышы ветераны Әхмәтгәрәй Гәрәев билгеләп уза.

Районыбызда олы яшьтәге ветераннарны зур юбилейлары белән тәбрик итү матур традициягә әйләнеп китте. Шулай бүген үзенең 90 яшьлек юбилеен Әхмәтгәрәй Гәрәев билгеләп уза. Юбилярыбыз авыр сугыш елларында катнашып Белоруссия фронтында хезмәт итә. Сугышка алынганчы һәм сугыштан кайткач та тугын авылының Фрунзе колхозында эшли. Әминә апа белән бергә бер ул тәрбияләп...

Районыбызда олы яшьтәге ветераннарны зур юбилейлары белән тәбрик итү матур традициягә әйләнеп китте.


Шулай бүген үзенең 90 яшьлек юбилеен Әхмәтгәрәй Гәрәев билгеләп уза. Юбилярыбыз авыр сугыш елларында катнашып Белоруссия фронтында хезмәт итә. Сугышка алынганчы һәм сугыштан кайткач та тугын авылының Фрунзе колхозында эшли. Әминә апа белән бергә бер ул тәрбияләп үстерәләр, бүген инде аларның өч оныгы һәм 2 оныкчыгы сөендереп, яннарына килеп йөриләр. Күптән түгел генә Әхмәтгәрәй абый Россия Федерациясе программасы нигезендә төзелгән бик тә уңайлы йортка ия булган да кеше.
Шушы матур юбилее уңаеннан аны бүген социаль яклау бүлеге начальнигы Джанна Волкова, районның ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова тәбрикләделәр. Юбилярга исәнлек-саулык, гаилә иминлеге, балаларының, онык-оныкчыкларының кадер-хөрмәтендә яшәвен теләделәр. Әхмәтгәрәй аганы тәбрикләргә, шулай ук, туган-тумачалары һәм бер кочак балалар-оныклар да килгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев