Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәхет таҗын эш белән үрәләр

Иске Каразирек авылында яшәүче Котловскийларның гомуми хезмәт стажы 200 елдан артып китә.

1943 елда туган Илдус әти назын күрми үсә. Рәфгать Котловский Смоленск өчен барган көрәштә башын сала. Әнисенең уң кулына әверелгән Илдуска бик тиз олыгаерга туры килә. 1956 елда яшүсмер ат җигеп фермага бара, өлкән терлекчеләргә кырдан салам ташуда, абзарлардан тирес чыгаруда ярдәм итә. "Бераздан соң, кем әйт-мешли, карьера үсеше китте, мөстәкыйль рәвеш-тә малбагар булып эшли башладым", - дип көлә шук телле Илдус Рәфгать улы. Һәм 44 ел дәвамында аның бер кулында ат дилбегәсе булса, икенчесендә сәнәк була, ә тырышлыгы телләрдән төшми. Районның алдынгылар слетына "Байкал" колхозыннан баручылар арасында ел саен диярлек Илдус Котловскийны күрергә мөмкин була. Ул үзенә тормыш юлдашы итеп тә авылның уңган кызын сайлый. Дүрт дистә елдан артык иңне-иңгә куеп яшәүче Нуриясы бик яшьли фермага савымчы булып килә. Берничә елдан соң аңа учетчик, аннан соң кассир вазифаларын тапшыралар. Соңгы 15 елын "Байкал" колхозында склад мөдире булып эшләп, Нурия Шәйхевәли кызы лаеклы ялга чыга.
Өлкән Котловскийлар үзләренә лаеклы балалар тәрбияләп үстерәләр. Өлкән уллары Илшат "Байкал" колхозында хезмәт юлын тракторчы булып башлый. Армия хезмәтен үтәп кайткан сөлектәй ир-егет берничә ел мәктәптә физик культурадан белем бирә. Әмма аның күңеле бу эшкә бик ятып бетми, ахырысы, ул үзе теләп ферма мөдире булып колхозга эшкә чыга. Буа ветеринария техникумын тәмамлый. Соңгы елларда "Ситдыйков" КФХда баш зоотехник вазифасын үти. Котловскийларның икенче уллары Илгиз дә бәхетен читтән эзләми. Абыйсы кебек үк Буа веттехникумын тәмамлый, хуҗалыкта баш мал табибы булып эшли. Котловскийлар киленнәре Гөлнара һәм Эльмирадан да бик уңалар. Алар ирләре белән бергә җир җимертеп дөнья көтәләр, балалар үсте-рәләр, ихата тутырып мал-туар, кош-корт асрыйлар.
Иске Каразирек авылында тагын бер Котловскийлар бар. Илдус абыйның ике туган энесе Ильяс Тәлгать улы 37 ел дәвамында кырчылык тармагында хезмәт куйган. Тракторда булсынмы, комбайн-дамы яисә автомашинадамы, нинди генә техника руле артына утырып эшлә-мәсен, сынатмаган механизатор ул. Хәләл җефете Хәлимә Әгъли кызы - һөнәре буенча ветеринария хезмәткәре. "Байкал" колхозында мал табибы булып 26 ел эшләгән Хәлимә Котловская хезмәт юлын район дәүләт ветеринария берлеге хезмәткәре булып дәвам иткән. Бүген икесе дә лаеклы ялда. Тик алар, Котловскийлар, әле дә еллар дәвамында салынган тынгысызлыкларын, хезмәт сөючәнлекләрен саклап, бөтенесе бер буын булып, гомер кичерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев