Бәхетле 11 саны
Календарьдагы чираттагы саннар кушылмасы туйлар ыгы-зыгысын китереп чыгарды. 2011 елның 11 ноябре, җомга көнне, безнең районда сигез яңа гаилә барлыкка килде.
Календарьдагы бертөрле саннар көннәрендә никахлашу модасы 2007 елда туа. Ул вакытта гашыйкларның игътибарын 07.07.07 кушылмасы җәлеп итә, чөнки җиде саны бәхет китерә торган булып исәпләнә.Гражданлык актларын теркәү бүлеге начальнигы З. Фәрраховадан алынган мәгълүматларга караганда, 11.11.11 датасына гаризалар инде ике ай алдан килә башлаган икән. Бу көнне Ольга һәм Алмаз Сөләймановлар, Лилия һәм Артур Гыймадиевлар, Лилия һәм Линар Хафизовлар, Алсу һәм Таһир Вәлиевлар, Светлана һәм Гаяз Ягъфәровлар, Лиана һәм Руслан Батыровлар, Ләйсән һәм Илнур Шәрәфиевлар никахлашканнар. Бер пар үз исемен яшереп калдыру теләген белдергән.Барлыгы быел Гименей җепләре белән үз тормышларын 140 пар бәйләгән. Кешеләрнең кайсы көнне язылырга карар кылулары мөһим түгел, чөнки никах өчен никахлашу таныклыгындагы матур язуга караганда үзара мәхәббәт һәм хөрмәт мөһимрәк, дип уйлый гражданлык актларын теркәү бүлеге хезмәткәрләре. Теләгән көнне сайлау мөмкинлеген гаризаларны Интернет аша кабул итү дә тудыра, дип өстиләр алар. Аның белән бүген 60 процент никахлашучы файдалана. uslugi.tatar.ru порталында Татарстан Республикасының теләсә кайсы гражданлык актларын теркәү бүлегенә гариза биреп кенә калмыйча, хәтта дәүләт пошлинасын теләсә кайсы банк картасыннан диярлек өйдән чыкмыйча, түләп була. Россиянең теләсә кайсы торак пунктында яшәүче гражданнар әлеге хезмәттән файдалана алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев