Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әбсәләм мәктәбе укучылары пластиктан сумкалар ясарга өйрәнде

Экологик культура елы тәмамланды. Әбсәләм мәктәбендә бу юнәлештәге эш махсус эшләнгән план буенча алып барылды.

Әйтик, белем бирү һәм табигатьне саклау тематикасына багышланган чаралар үткәрелде. Моннан тыш, укучылар "Чисталык дәресләре" һәм "Татарстанның чиста урманнары" дип аталган республика акцияләрендә катнаштылар. "Россиянең яшел мәктәпләре" федераль иҗтимагый программасы кысаларында безнең мәктәп аерым экологик бурычлар үти, Гамәл көннәре үткәрә. Әйтик, сетябрьдә учреждениенең барлык хезмәткәрләре укучылар белән беркетелгән территорияне санитар чистарту уздырды. Октябрьдә энергияне һәм су ресурсларын саклау турында әңгәмә үткәрелде. Укучылар шулай ук "Пластик эшләнмәләрдән башка тормыш" акциясендә катнаштылар һәм ташландык материалдан сумкалар ясарга өйрәнделәр. Ә декабрь экологик Яңа ел материаллары ясауга багышланды. Безнең мәктәп тәрбияләнүчеләре бер хакыйкатькә нык ышана: әйләнә-тирә мохитка сакчыл караш мөһим, шул вакытта ул матурлыкка һәм муллыкка юмарт булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев