Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әбсәләм, Ташкичү җирлекләрендә халык җыеннары үтте

Район авылларында башланып киткән халык җыеннарының иң беренчесе Акбаш авылында узды. Аннары эстафетаны Әбсәләм, Ташкичү җирлекләре кабул итеп алды.

Җирлек башлыгы Илгиз Миннехановның 2014 елга отчетын тыңлаганнан соң, авыл халкын районда узган эшләр белән район башлыгы урынбасары Зәрия Рәшитова таныштырды. Ел буена килеп туган проблемаларны чишәргә булышкан авылдашларына җирлек башлыгы рәхмәт сүзләре җиткерде. Районда шәхси хуҗалыкта өч һәм аннан да артык мал асраган гаиләләргә сөт саву аппаратлары тапшыру матур традициягә керде. Агымдагы елда район бүләге Аухадиевлар гаиләсенә бирелде.

Әбсәләм халкын борчыган төп сорауларның берсе булып авылның кайбер урамнарының юлларын тәртипкә китерү кирәк булса, Ташкичү халкын авылда еш ут бетү проблемасы борчый. Һәр очракта да халыкка аңлатмалар бирелде, ә Ташкичү җирлегендә яшәүчеләргә электр челтәрләре директоры Алмаз Галимов җирлек территориясендә нинди эшләр башкарылуын сөйләп узды һәм авыл халкының түземлерәк булуларын сорады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев