Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әбсәләмдә “Балигъ булмаган балаларның наркотикларны куллану очракларын профилактикалау” темасына ата-аналар җыелышы узган

Күптән түгел Әбсәләм мәктәбендә "Балигъ булмаган балаларның наркотик матдәләр куллану очракларын профилактикалау" темасына ата-аналар җыелышы узган.

Чарага балигъ булмаган балалар белән эшләүче Ютазы районы буенча эчке эшләр бүлегенең өлкән инспекторы Рөстәм Ногманов һәм Урыссу үзәк хастаханәсенең балалар табибы Неля Буркова да чакырылган. Алар ата-аналар белән наркотикларның ничек балалар яшәү рәвешенә тәэсир итүен, һәм иң мөһиме, аларны бу куркыныч юлдан саклап калу юллары турында сөйләштеләр. Шундый тематика буенча ата-аналар җыелыгы районыбызның башка мәктәпләрендә дә узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев