Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бөтен криминал - район үзәгендә

Райондагы криминал дулкыны август уртасына бераз кимеде, әмма бу җәһәттән урыссулылар тырышмаган (5 августтан 11 августка кадәр оператив хәл).

Югарыда күрсәтелгән җиде көндә полициягә җәнҗаллар, сугышулар һәм шәхес хурлаулар турында бары ун хәбәр кергән, һәм алар барысы да Урыссу бистәсеннән (авыл халкы мактауга лаек - үзен тыныч тоткан). Урыссулы П. полициягә ирен җавапка тартуны сорап мөрәҗәгать иткән. Аның өйгә иртән кайтуы гына җитмәгән, ул гаиләдә җәнҗал да чыгарган. Урыссулы Л. белән ире мөнәсәбәтләр ачыклап кына калмаган, йодрыкларын да уйнаткан, урыссулы П.ның ире низаг чыгарудан тыш, музыка тавышын да көчәйтеп куйган. Күптән аерылышкан ир белән хатын Ф.лар арасында да мөнәсәбәтләр ачыклау туктамый - югарыда әйтелгән атнада элекке хатыны полициягә иренең үзен тотышыннан зарланып шылтыраткан. Урыссулыларның абруен эш урынына исерек хәлдә килгән сатучыларның берсе төшергән. Шул ук район үзәгендә төнге вандаллар берничә урында юл билгеләрен аударганнар һәм җирдән тартып алганнар.
Атна эчендә районда, дөресрәге, шул ук Урыссу бистәсендә, ике тапкыр башкалар милкен үзләштерү теркәлгән. Бер очракта билгесез затлар килеп тун сатучыларның 28 мең сумлык кайры туннарын чәлдергәннәр, икенче очракта урыссулы хатын-кызларның берсенең банк янына куелган автомобилен урлап алып киткәннәр.
Күрсәтелгән атнада транспорт йөртүчеләр дә даимилекләрен саклаган. Җиде көн эчендә алар өч авариягә юл куйган, бу вакыйгаларның узган атнадагы күләме һәм уртача күрсәткеч белән тәңгәл килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев