Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бөтендөнья туган тел көне

21 февраль көнне Бөтендөнья туган тел көне билгеләп узыла.

Шул уңайдан район мәдәният йортында үзәкләштерелгән китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре "Туган телен яратмаган кеше башкаларның телен яратмый", дип исемләнгән чара уздырдылар. Чарада Бөтендөнья татар конгрессының Ютазы районы буенча рәисе Н. Хөснетдинова 2012 елда узган эшләр белән таныштырды һәм 2013 елга уздырылачак планнар белән уртаклашты. Кәрәкәшле авылы С. Шәрәфиева исемендәге туган якны өйрәнү музее директоры Г. Хәмидуллина музей тормышында булган яңалыклар белән уртаклашты һәм якташыбыз, шагыйрә Гәүһәр Туганай турында белешмә бирде. Заманында ул бик мәгълүм һәм хөрмәткә лаеклы зат булган. Бүгенге көндә аның кызлары Финляндиядә яшәсәләр дә үз туган телләрен онытмыйлар, матур итеп, саф татарча сөйләшәләр, аралашалар, - диде.
Ветеран Р. Ахунова туган тел турында шигырьләр укыды, район мәдәният йорты җырчылары матур җырлар бүләк иттеләр.
Белешмә өчен: 21 февраль - Бөтендөнья туган тел көне 1952 елның 21 февралендә Бангладешның башкаласы Данке шәһәрендә үзләренең бенгали теле буларак танытырга теләп демонстрациягә чыккан студентларның полиция хезмәткәрләре тарафыннан атылуыннан соң, аларның тәкъдиме белән 1999 елның ноябреннән билгеләп үтелә башлады.
Татар һәм рус телләре - ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу телләре дип саналган 14 телләр арасында исәпләнә. Бу - туган телләребез белән горурланырлык мөһим фактор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев