Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бурычлылар фатирлардан чыгарылырга мөмкин

Күптән түгел комиссия торак-коммуналь хезмәтләр буенча бурычлары булган фатирларда, бу юлы социаль найм килешүе буенча яшәүчеләрдә булды.

Районда муниципаль торак фондына караган шундый 24 фатир исәпләнә. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, 20 фатирга апрельдә үк торакка түләү буенча бурычларын ашыгыч рәвештә каплау таләбе белән белдерү кәгазьләре җибәрелгән. Шәһәр тибындагы Урыссу бистәсе башкарма комитетының әйдәүче белгече Т. Исмәгыйлова сүзләре буенча, апрель башына торак яллаучыларның бурычлары 780 мең сумнан артып киткән. Ун көн дәвамында бер өлешен, аерым алганда, 98 мең 632 сумны бурычлылар түләгән. Шулай да 678 мең сумлык бурыч кала бирә. Эшче төркем әгъзалары Шамкин урамындагы һәм Ленин урамындагы кайбер йортлардагы түләмәүчеләр янында булдылар. Шуны әйтеп узу урынлы булыр, Шамкин урамындагы 46 санлы йорттагы бер фатир торышы начар тәэсир калдырды. Арттыруларсыз, фатир урам чүплегенә әверелдерелгән. Димәк, күршеләр юкка гына йортта барлыкка килгән кимерүчеләр җәһәтеннән дәгъвә белдермиләр. Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары З. Сәетгалина, комиссия обходы аның рәислегендә үтте, әлеге фатирга яшәүчегә торагыннан чүпне чыгару һәм аны норматив хәлгә китерү өчен бер атна срок бирде. Гаделлек өчен шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бурычлылар арасында асоциаль тормыш алып баручылар гына түгел, хосусыйлаштырылган фатирларда яшәүче намуслы гражданнар да бар. Шул ук вакытта Россия Федерациясенең Торак Кодексында коммуналь уңайлыклар өчен түләү мөһимлеге ассызыкланган. Шулай да район үзәгендә торак-коммуналь уңайлыклардан файдаланган өчен түләү турындагы закончалыкны бозу дәвам итә. Күрәсең, кайбер урыссулылар "ташка баскан" хакыйкатьне төшенә алмый: бушлай бер нәрсә дә - кибеттәге сөт тә, коммуналь уңайлыклар да бирелми. Район җитәкчелеге үгетләүләр вакыты туктаусыз дәвам итә алмый, дип карар чыгарды. Кардиналь чаралар күрү вакыты җитте.
Бүгенге көндә Урыссу бистәсендәге күп фатирлы йортларда яшәүчеләрнең ким дигәндә ике фатирдагысын күңелсезлек көтә. Социаль найм килешүе буенча бурычларны үтәмәгән, фатирга зарар китерү белән бәйле милеккә зыян салган, аның санитар-техник торышын җимерүгә кадәр җиткергән өчен судка тиешле документлар әзерләнә. Ягъни әлеге кешеләргә Россия Федерациясе Торак Кодексының 91 маддәсенә ярашлы фатирлардан чыгару яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев