Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйгедә җиңүче

Ютазы авылында яшәүче Гөлшат Хөснетдинова "Сөеклеләреңне һәм якыннарыңны тәбриклә" бәйгесендә җиңүче булды. Газетабыз редакциясе аны Халыкара хатын-кызлар көне - 8 Март бәйрәме уңаеннан игълан иткән иде.

Конкурс комиссиясе бертавыштан Гөлшат Әнәс кызының шигырен иң яхшысы дип тапты. Шуны исегезгә төшерәбез, "Ютазы таңы" газетасы битләрендә аның "Әнием күзләре" дигән шигыре басылган иде. Үзенең котлавында ул дөньядагы иң кадерле кешесенә чиксез мәхәббәтен чагылдырган. Гөлшат - хуҗабикә, вузның читтән торып уку бүлегендә белем ала. Һәм, әлбәттә инде, гаилә тормышыннан да уңган. Тормыш иптәше Сирень Хөснулла улы - эшмәкәр. Икәүләп алар өч бала тәрбияли. Аяз җиденче сыйныфта укый, Нияз - икенчедә, ә дүрт яшьлек Зарина балалар бакчасына йөри. Күптән түгел Гөлшат Әнәс кызы редакция коллективы котлауларын кабул итте һәм лаеклы бүләк алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев