Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйрәкә авылында Бөек Ватан сугышы каһарманнары хөрмәтенә куелган обелискта өмә узды

Бәйрәкә авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышы каһарманнары хөрмәтенә куелган обелискта августның беренче көннәрендә өмә узган.

Авылның бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре обелиск территориясен чүп үләннәреннән арындырып, тәртип урнаштырдылар, дип хәбәр итте авыл җирлеге башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Рамил Фәтхиев. Гомумән, агымдагы җәйне бәйрәкәлеләр авыл эчедәге юл буйларын, күпер төпләрен чүп үләннәреннән тазартуга зур көч куйган. Авылның иске зираты да чаган үсентеләреннән өлешчә арындырылган. Бүген авыл җирлеге җитәкчелеге өчен халыкны каты көнкүреш калдыкларыннан цивилизацияле юл белән котылу тәртибенә җәлеп итү - көнүзәк мәсьәлә булып тора. Фәтхиев сүзләренә караганда, авыл халкы белән каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү предприятиесе арасында килешүләр төзү алып барылуга һәм график буенча атнага бер тапкыр махсус чүп җыю машинасы килүгә карамастан, яшәүчеләр үз калдыкларын рәсми рәвештә ябылган санкцияләнмәгән урынга ыргытуларын дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев