Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйрәкә авылында юбилей медальләрен тапшыру тантанасы элекке колхозчыларны җыйды

Бәйрәкә авылында юбилей медальләрен тапшыру тантанасы элекке колхозчыларны җыйды: авыл хуҗалыгы тармагы ветераннары очрашуга, аралашуга, узган елларны искә алуга бик шат иде.

Сый-нигъмәтле табын артыннан урын алган тантана сәбәпчеләре, өлкән яшьтә булуларына карамастан, төз сынлы һәм сөйкемле күренделәр. Өстәвенә, алар юмор хисен дә онытмаганнар.

- Узган юлы ир-атлар өстәлнең бер ягына утырган иде, - дип

искә алды аксакалларның берсе.

- Ярар, әйдә, бу юлы кызлар янына утырыйк. Аннан күз күрер, -

дип җитди генә җавап бирде икенчесе.

- Аларга ышаныч юк, бабайлар да болай ничава күренә, бик тиз

кулларына төшерерләр.

Яисә әбиләрнең берсе, урын алган авылдашлары яныннан узганда, Брежнев сыман кулын күтәреп, аларга сәлам бирде: янәсе, салют, ахирәтләр, күптән күрешмәдек. Икенче пенсионерка, социаль яклау бүлеге начальнигы Джанна Волкованы күрү белән аңарга үз проблемасын сөйләргә өлгерде. Чара бик җанлы узды. Бәйрәкә сайлау округы депутаты, район кысаларында гына түгел, республика күләмендә билегеле булган авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Сирин Галиев авыл ветераннарын ихлас котлады, алар башкарган фидакарь хезмәтне хөрмәт белән искә алды, аксакалларга нык сәламәтлек теләде.

- Хөрмәтле өлкәннәребез өчен бүген бөтен шартлар да бар - йортларга су кергән, газ сузылган, ай саен пенсия алып торасыз, - дип билгеләп узды ул. - Шуңа күрә сезгә яшәргә дә, яшәргә әле. Безнең хуҗалыкка килгәндә, ул уңышлы гына эшләп килә - терлек саныбыз ишле, ташландык җирләребез юк.

Сирин Әхәт улы ветераннарга юбилей медальләрен тапшырды, хуҗалык хисабына азык-төлек пакетлары тутырылуын хәбәр итте. Март аенда туган көннәрен билгеләп үткән ике хатын-кызга бүләкләр тапшырылды. Бу көн җыр-моңсыз да узмады. Авылның фольклор ансамбле башкарган җырлар күңелләргә хуш килде. Ветераннар үзләре дә ялындырып тормады - яшьлек җырларын башкардылар, шигырьләр укыдылар. Шаян һәм сүзгә тапкыр бүгенге көн геройларының кыр станы, ындыр табагы һәм терлекчелектә эшләгән чорлары ирексездән күз алдына килә. Аларны илнең якты киләчәгенә ышаныч берләштерүенә иманым камил.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X