Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйрәкә авылындагы социаль имин булмаган гаиләләдән өч сабыйны алып китәргә мәҗбүр булдылар

Балигълык яшенә җитмәгән балалар белән эшләүче һәм аларның хокукларын яклаучы комиссия белгечләре Бәйрәкә авылындагы социаль имин булмаган гаиләләрнең берсеннән өч кечкенә сабыйны алып китәргә мәҗбүр булды.

Әти-әнисе эчкече булган сабыйларның нинди кыяфәттә булганын сөйләп тору кирәк микән?! Өйдә торучы ике яшьлек кызчыкның битен, борынын җебетер өчен район үзәк хастаханәсенең балалар бүлеге персоналы шактый су түгеп кенә калмагандыр, аны дәваларга да туры килгәндер. Балаларның өс-башларының пычраклыгын әйтеп кенә аңлатырлык түгел. Шул ук ике яшьлек сабыйның аягына көч-хәл белән бер алама ботинка табып кигертергә азапланган, уртанчы баласын, сентябрьдә гадәттә салкын көннәр торуга карамастан, бер кат оекка сланцы кидертеп, бакчага илтүче ана кешенең балаларына алмаш киемнәр төйнәгәндә, күзләреннән бер генә яшь бөртеге дә тәгәрәп төшмәве барыннан да бигрәк шаккаттырды. Сакал баскан авызын чебен сырган балалар атасын исә һич курыкмыйча тере мәет дияргә була иде.

Бу гаиләне район башкарма комитеты каршындагы балигълык яшенә җитмәгән балалар белән эшләүче һәм аларның хокукларын яклаучы комиссия әгъзалары тәртипкә бер тапкыр гына чакырып калмады. Ничек кенә булмасын, бала үз әти-әнисе янында гына чын бәхетне тоя ала. Әти кеше салгарга яратса да, тормышта әни аек булса, балалар ач та, ялангач та булмый. Ул нарасыйлары тук булсын, башкалардан ким-хур яшәмәсен өчен бар тырышлыгын куя. Соңгы рейдларның берсендә әлеге гаилә яшәүче өйдән урамга ук чыккан тәмле күмәч исләре дә күңелләргә өмет чаткысы салган иде... Әмма әлеге гаиләдә хөкем сөрүче тискәре вәзгыять турында авыл халкы гына чаң сугып калмады, соңгы тапкыр полиция нарядын балаларның үз әбиләре чакыртырга мәҗбүр була. Йорт эчендәге тәртипсезлек, шакшылык, бер гамьсез йоклап ятучы лыч исерек ана, аягында көчкә басып торса да, дуларга көч һәм теләк тапкан ата, куркудан елаучы сабыйлар... Тәмле ипи исләре уяткан өметләр, бәллүр савыт кебек, чәлпәрәмә килде. Балаларның сәламәтлегенә, хәтта гомеренә дә куркыныч янаган очракларда кызгану хисе, бакчый, бәлки аруланырлар, дигән иллюзияләр көн кадагыннан төшеп кала. Хәзер инде бу исерек ана пешергән ипекәйләрне кем ашар икән? Хәер, ут яктысына тәрәзәне сырган чебен-черки кебек, ашаучылар табылмый калмас. Әмма әти белән әни кешенең ашаганы йөрәгенә ятыр микән? Юктыр, мөгаен, юкса балаларны алып чыкканны күреп килгән күрше-тирә: "Берүк бу сабыйларны монда башкача кайтара күрмәгез. Алар бит михнәт күреп яшиләр", - дип күз яшьләрен сөртеп безне озатып калмаслар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X