Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйрәкә авылыннан Кабутовлар әкият дөньясында яшиләр

Бәйрәкә авылына кергәндә, юл өстеннән дә Кабутовлар ишегалдындагы чәчәкләр утравы белән хозурланырга мөмкин, ә инде анда килеп эләксәң, чәчәкләр иленә сине чын сәяхәт көтә.

Юлдан баскыч буйлап түбәнгә төшкәч һәм капккадан кергәч, гүзәл әкият дөньясына эләккән сыман буласың. Башта өйгә алып барган юл янындагы зур булмаган сулыкта беренче карашка тере булып күренгән йөзүче үрдәкне күрәсең. Алдан шуны да әйтергә кирәк, әлеге йортның хуҗабикәсе Әлфия сүзләре буенча, пластмасса уенчыкны ашатырга теләгән кунаклар да бар икән. Аннары кунаклар чәчәкле чиләкле кое бурасын күрә ала. Помеялар чорнап алган аркалар артында петунияләрдән, гладиолуслардан, фуксияләрдән һәм башка чәчәкләрдән торган төсле келәм ачыла. Кабутовлар ишегалдында назлы ясминне дә, затлы розаны да, горур хризантемаларны да күрергә мөмкин. Әлеге ишегалды иртә яздан көз ахырына кадәр чәчәкләргә күмелеп утыра. Крокуслар, лалә, пион чәчәкләре... Әлфиянең үзенең сүзләре буенча, аларда йөз дә ун төргә якын чәчәк үсә. Чәчкә орлыклары алырга ул махсус Чаллыга бара, әмма Урыссудагы һәм Октябрьскийдагы чәчәк кибетләре яныннан да аларга кермичә узып китми. Әлеге чәчәкләр келәмен чын йөзем белән уратып алынган беседка, тегермәнле читән янында автомобиль шиннарыннан ясалган ике аккош, гади савытлардан эшләнгән гөмбәләрнең чуар эшләпәләре һәм алмагач астындагы биек топчанга утырган зур плюш аю дәвам итә. Әлеге йорт хуҗаларының фантазиясенең чиге юк сыман - бакчага су сибү өчен куелган мичкәдә дә кеше елмаеп тора. Алар торак пунктларны төзекләндерү буенча ел саен уздырылган район конкурслары җңүчеләре булганнар. Кабутовлар йортларының эчке күренеше турында да онытмый. Биредә бизәкле тәлинкәләр дә, чигелгән картиналар да бар, алар пыяла киштәләре булган заманча, фрескалы интерьерга туры килеп тора.

Әлфия һәм аның тормыш иптәше Сәгыйдулланың йорт хуҗалыгы белән танышканнан соң, аларның икесенең дә инвалид булуын күз алдына да китерүе мөмкин түгел. Дөрес, йортны һәм ишегалдын төзекләндерү якыннарыннан башка узмый. Уллары, мәсәлән, коеларын ясаган, кызлары картиналар чиккән һәм тәлинкәләрне бизәгән, кияүләре камин ясаган. Әмма Әлфия үзе дә бар эшкә дә оста - тегә дә, бәйли дә, әйберләр дә ясый. Бәйләү белән генә дә ул инде утыз елга якын шөгыльләнә - бер кыш эчендә оныкларына унҗиде кофта бәйләгән очраклары булган. Идеяләрне Әлфия журналлардан ала, кайберләрен танышларыннан сорап тора, күбесен үзе уйлап таба. Үзенең иҗат итүгә сәләтен ул югарыдан бирелгән бүләк дип саный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев