Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйрәкә укучылары авылны да таныталар, коррупцияне дә бетерәләр...

Узган атна ахырында Бәйрәкә авылында авыл яшьләре һәм өлкән сыйныф укучылары арасында интеллектуаль уен узды. Уен яшьләрнең никадәр дәрәҗәдә сайлаулар турында белүләрен һәм әзерлекләрен күрсәтте, киләсе елда узачак сайлаулар турында да искә төшерделәр.

Уен берничә өлештән торды. Бештарак әлеге ике команда үзләренең партия исемен, аның лозунгын, эмблемаларын һәм үз партияләрен якларга тиеш булсалар, соңрак үз компаниеләренә ничек итеп агитация уздырырга, ничек пиар ясарга һәм халыкны нәкъ менә аларның партиясен сайлауга ирешергә кирәк иде.
Әйте үтәргә кирәк, ике команданың да фикерләре төпле һәм гади халыкны ышандырырлык иде. Авыл яшьләре күбрәк авыл тормышына, андагы эш урыннары белән тәэмин ителеш һәм күбрәк эшләүчеләр кирәк булуга басым ясасалар, мәктәп укучылары барлык сфераны да кайгыртканнар. Мәсәлән, алар үз авылларының барлык урамнарына да асфальт түшәр идек, кешеләрнең барлык ихтыяҗларын да кәнәгатьләндерерлек кибетләр ачар идек, чөнки без киенергә я Урыссуга, яисә күрше Башкортстан Республикасының Октябрьский каласына йөрибез, дип үз фикерләре белән уртаклаштылар.
Уенда бүгенге көндә актуаль булган сораулар да каралды. Мәсәлән, коррупциягә каршы сез нинди алымнар уйлап табар идегез? Ике команданың берсе:
- Без ул кешенең портретын зур итеп ясап, күренеп тора торган
барлык урыннарга, ягъни "доска позора села" дигән җиргә элеп куяр идек һәм законнарны катгыйландырыр идек, дигән фикерләр яңгырады.
Кичәдә шулай ук район башлыгының коррупциягә каршы ярдәмчесе Огнева Екатерина, территориаль сайлау комиссиясе рәисе Кәшиф Вәлиев, Бәйрәкә авылы җирлеге башлыгы Рәмзия Дәүләтханова да чыгыш ясадылар. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Светлана Пройдакова залда утырган башка укучылар, яшьләр белән сайлаулар турында сөйләште, аларга сораулар бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев