Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйрәкә яшьләре Германиягә бара

"АгроМир" җәмгыятеннән биш белгеч, район абруен яклап, "Һөнәре буенча иң яхшы" республика бәйгесендә катнашты.

Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче яшь белгечләрнең һөнәри осталыгын арттыру һәм "2011-2015 елларда Татарстан Республикасы авыл яшьләре" озак сроклы максатчан программаны гамәлгә ашыру максатында оештырылган бәйгедә "АгроМир" җәмгыятеннән агроном, зоотехник, хисапчы, механизатор һәм машина белән саву операторы көч сынашты. Көннең беренче өлешендә тестлаштыру узган, төрле сорауларга җавап тоткан белгечләргә көннең икенче өлешендә гамәли биремнәрне үтәргә туры килә. Әйтик, яшь механизаторлар арасында чыгыш ясаган безнең район вәкиле Рәфис Ямаев каршына авыл хуҗалыгы машинасы тагылган трактор белән "сигезле" ясап, гаражга кереп туктау бурычы куела. Һәм ул сынатмый.

Җиңел бирелмәгән бәйге көне мәдәни-күңел ачу программасы белән тәмамлана. Республика яшьләре гүзәл мәркәзебезнең тарихи урыннарында - Кремльдә, Сөембикә манарасында, Кол Шәриф мәчетендә була, Г. Камал исемендәге театрда спектакль карап хозурлана.

Игенчеләр сараенда үткән тәбрикләү тантанасында РФ Дәүләт Думасы депутаты, ветеринария фәннәре докторы, профессор Фатыйх Сибәгәтуллин да катнаша, республиканың өметле яшьләренә үзе иҗат иткән китапларын бүләк итә. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов: "Бүгенге көндә бәйгеләрдә җиңү яулаган яшьләребез иртәгә җитештерү тармагында үз урыннарын табачак", - дип үз чыгышында билгеләп уза. Ул котлаган җиңүчеләр арасында "Иң яхшы хисапчы-икътисадчы" номинациясендә икенче урынны яулаган "АгроМир" җәмгыятеннән Рамил Сафиуллин һәм өченче урынга лаек булган Рәфис Ямаев булуы - үзе бер горурлык! Кыйммәтле призлар белән билгеләнгән һөнәрләре буенча иң яхшы белгечләр өчен бүләкнең иң затлысы - Германиягә стажировка. Безнең белгечләр республика хисабына әлеге илнең эш тәҗрибәсен өйрәнәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев