Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйрәкәдә «Гобәйдия” музее реставрацияләнде

Бәйрәкә авылында яңартылганнан соң, тарихи әһәмияттәге объект, хәзер район музее булып хезмәт иткән "Гобәйдия" шәкертләр мәдрәсәсе ачылды.

Бина алдында аны төзү датасы - 1812 ел билгеләнгән. Шунысы игътибарга лаек, биредә үз вакытында мәҗбүри ислам кануннарыннан тыш, татар һәм рус телләре, география, математика, Россия тарихы һәм башка дисциплиналар укытылган. Ягъни, Гобәйдуллиннарның белем бирү системасы нигезендә тулаем татар халкының алгарышына булышлык иткән тәрбия һәм укыту принциплары яткан. Авыл тарихының уникаль архитектура һәйкәлен саклый алган бәйрәкәлеләр мактауга лаек. Район җитәкчелеге, авыл һәм район үсеше перспективасында музейның туристик җәлеп иткеч мирас булуына басым ясап, үз вакытында аны киләчәк буыннарга саклау максатында реставрацияләү инициативасы белән республика дәрәҗәсенә мөрәҗәгать белән чыккан иде. Шулай итеп, 2013 елда "Гобәйдия" мәдрәсәсе бинасы финанс яктан ныгытылган "Мирас" программасына кертелде һәм 14 апрельдә Казан реставрацион-төзелеш компанияләренең берсе эшләр башлап җибәрде. Реставраторларның төп бурычлары булып бинаның баштагы күренешен югалтмау, аны яңартканда, әйтик, пластика төрендә заманча материаллар кулланмау, заманның стилен һәм рухын саклау торды. Әлеге фикер район башлыгы Рөстәм Нуриевның җыелучылар алдында чыгышының лейтмотивы булып яңгырады. Ул шулай ук Бәйрәкә авыл җирлеге территориясендә эшләүче алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең берсе җитәкчесе Сирин Галиевка проектны тормышка ашыруда рәхмәт белдерде, бәйрәкәлеләрнең үз тарихларына ихтирамлы, сакчыл мөнәсәбәтләрен чагылдыра торган төплелеген билгеләп үтте.

Район мәдәният йорты артистларының еракларга яңгыраган җырлары чарага аерым тантаналылык өстәде. Тантана символикасы булган ал тасманы кисү бурычы район башлыгы Рөстәм Нуриевка һәм Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Ахуньяновага йөкләнде. Барысы да бина эченә узды. Буяу исе генә ремонт узганлыгы турында сөйли иде. Борынгылык рухы чынлап та сакланылган.

Сүз уңаенда. 2013 елга "Мирас" программасы мәдәни мирасы объектлары исемлегенә "Гобәйдия" мәдрәсәсеннән тыш, Баратынский утары, Дряблов йорты, Толстой утары флигеле, Гали мәчете, лютеран чиркәве һәм Саба районы Сатыш авылындагы мәдрәсә кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев