Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйрәкәлеле Мәсгут ага Сәетов авыр еллар, сугыш газаплары күргән ветеран

Бүген тугызынчы дистәсен тутырып килүче Мәсгут ага Сәетов Бәйрәкә авылында туса да, алты яшьтән ятим калган малайның барлык шатлык һәм кайгылары тарихта исеме һәм зираты гына сакланучы Баланлы авылы белән бәйле.

Бөтен ил халкын кара кайгыга батырган Бөек Ватан сугышы Сәетовлар гаиләсенә дә үз шаукымын сала. 1943 елның гыйнварында 17 яшьлек егет сугышка чакыру кәгазе ала. "Икенче Балтик буе фронтының 43нче Латыш гвардия дивизиясендә гвардеец-пулеметчы булып көрәшкән авылдашыбыз, Латыш җирләрен азат итүдә катнашкан", - дип хәбәр итә Кече Урыссу авылыннан Илсөяр Валеева.

Уң кулын өздереп, туган авылына әйләнеп кайткан 19 яшьлек фронтовикны кырчылык тармагына бригадир итеп билгелиләр. "Илгә, фронтка икмәк кирәк!" шигаре астында берләшеп эшләүче халык Бөек Җиңү китергән май иртәсен дә кырда каршылый.

- Кырык елдан артык гомерен колхоз эшенә багышлаган Мәсгут аганы дәүләт югары бәяли. Аның күкрәген Ленин, Хезмәт Кызыл байрагы орденнары белән беррәттән күп санлы медальләр бизи, - дип сөйли Илсөяр ханым чал чәчле ветеран белән горурланып.

Авыр еллар, сугыш газаплары - берсе дә эзсез узмаган: ветеранның бүген сәламәтлеге мактанырлык түгел. Ул Баулыда яшәүче кызы Сөмбеләсе тәрбиясендә яши. Картлык көннәрен дүрт баласына гомер биргән сөекле хатыны Рәйханәсеннән башка каршы алса да, аңа онык һәм оныкчыклары сагышларга бирелергә урын калдырмый. Һәрчак игътибар үзәгендә булган дәү әти, кадерле бабай үзе дә һәр яңа таңны шөкерана кылып каршы ала. Тыныч күкнең бар нәрсәдән дә кадерлекрәк булуын Мәсгут ага Сәетовтан да яхшырак белүче тагын бар микән?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев