Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйрәкәлеләргә – радио, яссытугайлыларга су кирәк

Район башлыгы Р. Нуриевның чираттагы халык белән очрашуы Бәйрәкә авылында узды.

Чарада, шулай ук, төрле муниципаль бүлек җитәкчеләре, хокук саклау органнарыннан участок уполномоченные катнашты.
Авыл җирлеге башлыгы Р. Габдрахмановның 2012 ел нәтиҗәләре буенча чыгышын тыңлаганнан соң, Р. Нуриев халыкны районның төп социаль-икътисадый күрсәткечләре, узган елның иң истә калган чаралары һәм 2013 елга билгеләнгән кайбер планнар белән таныштырды. Мисал өчен, ул 2012 елның май аенда Бәйрәкә авылында беренче тапкыр узган республика күләмендәге фәнни-гамәли конференция, агымдагы елга планнарга килгәндә, өч мәктәптә капиталь ремонт үткәрү, моннан тыш, Әбсәләм авылында мәдәният йорты төзү, Алабакүл һәм Алма-Ата авылларында фельдшер-акушерлык пунктлары салу турында да әйтергә онытмады. Барлык булган проблемаларны берьюлы чишү мөмкин түгел, шуңа күрә кискен торган сорауларны беренче чиратта хәл итү бурычын куябыз, дип белдерде район башлыгы. Бәйрәкә авылындагы мәдрәсә объектларының "Мирас" программасына кертелүен, шул сәбәпле республика бюджетыннан аларны яңадан торгызу эшләре уздырырга акча бүленеп биреләчәген һәм авылда тагын да зуррак эшләргә башлангыч салыначагын да искәртте.
Бәйрәкә табиблык амбулаториясендә акушер-гинеколог штатын ни өчен бетерделәр, дигән сорау халыктан җитәкчеләргә яңгыраган күп сорауларның берсе булды. Үзәк хастаханәнең баш табибы Р. Фатыйхов, чыннан да ул штатның кыскартылуын, ләкин районнан план буенча акушер-гинеколог килеп, кабул итә ала, дип аңлатты. Р. Нуриев бу эшне системага салырга һәм табибларның авылларга чыгуларны ешрак оештырырга кирәклеген ассызыклады. Яңгыраган тагын бер сорау - халыкка авылларда, тулаем районда уздырыла торган чаралар турында мәгълүмат җитми. Элек бар мәгълүмат җирле радио аша җиткерелә иде, бу эшне кире торгызып булмыймы? Халык күтәргән бер сорау да игътибарсыз калмады.
Димтамак авыл җирлегенең Яссытугай авылында узган җыенда җирлек башлыгы М. Ямалиев үзенең чыгышында авыл халкына өч үтенеч белән чыкты. Чүпне теләсә кая ыргытуны чикләү өчен, ул яшәүчеләрне "БиоТранс" җәмгыяте белән килешүләр төзергә чакырды. Чөнки узган елда гына да авыл территориясендә өч чүплекне эттереп тигезләгәннәр. Икенчесе - урамда йөргән караусыз малларны көтүгә чыгару яисә бәйләп кую. Һәм өченчесе - авылны төзекләндерү, чистартуга багышланган өмәләрдә актив катнашу.
Ә авыл халкыннан җитәкчелеккә бирелгән төп сорау эчәргә яраклы су белән бәйле булды. Кайчан су линияләре салыначак, ә булганнары төзекләндереләчәк, дип борчылды яссытугайлылар. Әле ярый авылда бер чишмә бар, ди авыл халкы. Район башлыгы урынбасары З. Рәшитова районда "Чиста су" программасы эшләвен, аның нигезендә авылларда эшләр башлануын хәбәр итте. Алдагы елларда сезнең авылны да әлеге программага кертербез, диде ул. Халыкка урамнарда яктырткычлар җитмәү һәм фельдшер булмау проблемалары да тынгылык бирми. Авыл җирлеге башлыгы әлеге сорауларга да аңлатма бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев