Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйрәкәлеләрне Белем көне белән район башлыгы Рөстәм Нуриев котлады

Бәйрәкә урта мәктәбе үзенең тату һәм бердәм гаиләсенә яңа әгъзалар кабул итте - уку йорты бусагасын быел тәүге тапкыр тугыз бала атлап керде.

Мәктәп директоры Илнур Абдуллин агымдагы елда капиталь ремонт узган, яхшы уку һәм уңышлы эш өчен бөтен шартлар тудырылган мәктәпнең кечкенәләргә генә түгел, барлык укучыларга да, укытучыларга да икенче туган йортка әверелүен теләде.

Белем көне белән бәйрәкәлеләрне район башлыгы Рөстәм Нуриев котлады.

- Яңа уку елын сез яңартылган мәктәптә башлыйсыз. Сез хезмәт сөючән халкы белән дан тотучы Бәйрәкә авылы халкына лаек булырлык итеп укырга һәм яшәргә бурычлысыз. Моның белән беррәттән мин сезнең бүген зур хезмәт аша тудырылган шартлар һәм уңайлыкларга карата да сакчыл мөнәсәбәт күрсәтүегезне теләр идем, - дип билгеләп узды ул үз чыгышында.

- Бүген күңелдә икеләтә шатлык. Беренчедән безнең барыбызны да яңа уку елы белән тәбрик итәм. Ул һәрбарчабыз өчен уңышлы ел булсын. Икенчедән мин Бәйрәкә мәктәбенең педагогик коллективына, укучыларга һәм аларның ата-аналарына менә шундый искитмәле бүләк - ремонтланган уку йорты өчен республика һәм район җитәкчелегенә ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Тантана башланганчы, мин сыйныфларда булдым, балалардан яңартылган мәктәп турында уй-фикерләрен белештем. Укучыларның йөзеннән елмаю чаткысы китмәде. Һәм мин әлеге шатлык хисенең сезнең йөзләрегездән беркайчан да китмәвен, сезгә укуда, спортта, тормышта яңадан-яңа уңышлар юлдаш булуын телим, - дип изге теләкләрен белдергән мәгариф бүлеге начальнигы Тамара Романова, беренче сыйныф укучыларына республика лидеры бүләкләрен - китаплар тапшырды.

Район советы депутаты, "АгроМир" җәмгыяте лидеры Сирин Галиев бүгенге укучыланың киләчәктә тирән белемле һөнәрманнар булып үсеп җитүләрен теләде. Ул җәйге каникул чорында хуҗалык тармакларында эшләгән укучыларга акчалата премияләр тапшырды. Җәмгыять коллективы беренче сыйныф укучыларына да бәйрәм бүләге өләште. Тантанада "Халикъ" фермер хуҗалыгында өлкәннәргә ярдәмгә килүче балалар да бүләкләнде.

Тантана кечкенәләр кулына күчте. Үзләреннән дә зуррак чәчәк бәйләмнәре тотып, тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче укучылар үзләре белән бик кыю таныштырды. Шигырь юллары аша белем дөньясына керергә үзләре белән беррәттән әти-әниләренең генә түгел, хәтта әби-бабаларының да хәзерлеген әйтеп бирделәр. Унберенче сыйныф кызлары белән җитәкләшеп мәктәпкә узган балалар өчен яңа уку елының беренче көне әкият дөньясында үтте. Әмма укытучылары аларны иртәгәдән җитди сабаклар көтүен искәртергә онытмады. Калган башлангыч сыйныф укучылары мәктәп музеена җыелды. Биредә алар өчен "Мин - талантлы" республика акциясе кысаларында ачык дәрес узды. Бу вакытта урта сыйныф шәкертләре өчен Тынычлык дәресе башланса, 9 һәм 11 чыгарылыш сыйныф укучылары район һәм авыл җитәкчелеге белән тагын бер кат бүгенге хезмәт базарында хаҗәт булган һөнәрләргә багышланган түгәрәк өстәл артында очрашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев