Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйрәкәтамаклылар суүткәргечне ремонтларга һәм җирле ансамбльгә финанс ярдәм сорадылар

Зур авыл хуҗалыгы предприятиесе булмау сәбәпле, Бәйрәкәтамак авылын халык мәшгульеге уңаеннан проблемалылар исәбенә кертергә була, бу социаль бурычларны хәл итәргә дә комачаулый.

Бәйрәкәтамаклылар җыенында ачыклануынча, сәхнә костюмнарына мохтаҗ булган җирле ансамбльгә дә финанс яктан ярдәм зарур. Авылда яшәүчеләр шулай ук чишмәгә тоташкан суүткәргечнең тузганлыгын һәм янгын сүндерү өчен су алу мөмкинлеге булмавын җиткерделәр. Җирлек башлыгы Зөлфия Әгълиева билгеләп үтүенчә, быел чишмәне ремонтлауга - 20 мең сум, пирсны төзекләндерүгә 10 мең сум акча бүлү планлаштырылган. Район башлыгы урынбасары Зәрия Рәшитова бәйрәкәтамаклыларның үзара салымны 90 процентка үтәүләре уңаеннан канәгатьләнү белдерде. Әмма 100 процентка үтәргә кирәклеген билгеләп үтте, чөнки бәйрәкәтамаклыларның социаль-көнкүреш проблемаларын чишү шуңа бәйләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев