Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйрәм көннәрендә район хезмәтләре ютазылыларның сәламәтлеге һәм буш вакытын үткәрүе турында кайгыртачак

Гыйнвар башындагы озын бәйрәм көннәрендә район хезмәтләре ютазылыларның сәламәтлеге һәм буш вакытын кызыклы үткәрүе турында кайгыртачак.

Поликлиникада 3, 6 һәм 9 гыйнварда 7 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр халыкны гомуми практика табиблары, хирург, педиатр һәм стоматолог кабул итә. Шулай ук табиблар экстрен очракларда гражданарга ярдәм итү өчен көн саен ашыгыч ярдәм бүлегендә дежур итәчәк.

Почта

Федераль почта операторы үз бүлекләренең түбәндәге графигын раслады: 1,2 һәм 7 гыйнвар - ял көннәре булачак; 31 декабрьдә һәм 6 гыйнварда эш көннәре бер сәгатькә кыскарачак; 3,4,5,8,9,10 һәм 11 гыйнварда почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк.

"Олимп" спорт комплексы

Спорт комплексында өч спорт ярышы уздыру планлаштырыла. 4 гыйнварда 10 сәгатьтә "Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең 15 еллыгы уңаеннан район башлыгы призларына грек-рим көрәше буенча Ачык турнир үткәреләчәк. 6 гыйнварда яшь йөзүчеләр арасында такталар тотып йөзү ярышы һәм 7 гыйнварда 10 сәгатьтә алар ук эстафетада узышачак.

Балалар иҗаты үзәге

Үзәкнең үзендә түбәндәге чаралар узачак: 3 гыйнварда 10 сәгатьтә - "Кышкы мозаика" уен программасы, 6 гыйнварда 10 сәгатьтә - "Рус әкиятләре дөньясында" викторинасы, 8 гыйнварда 10 сәгатьтә "Тылсымлы кар төшүе" флешмобы, 9 гыйнварда 10 сәгатьтә - "Сезнең йөреш..." шахмат турниры, 13 сәгатьтә - "Мультиклар геройлары" рәсемнәр конкурсы, 10 гыйнварда 10 сәгатьтә - "Яңа ел стартлары" спорт бәйрәме. "Дубравушка" чаңгы базасында 4 гыйнварда 10 сәгатьтә "Җитез, өлгер, кыю" спорт эстафетасы узачак, 9 гыйнварда 15 сәгатьтә - "Яңа ел урманы: могҗизалар урыны!" күңел ачу программасы. Балалар паркында 5 гыйнварда 10 сәгатьтә саф һавада "Кар патшалыгында, салкын дәүләттә" дип аталган чара.

Мәктәп шугалаклары

Мәктәп шугалакларына тимераякларда бары каникулларда гына түгел, бөтен кыш дәвамында мөмкин булачак. Бәйрәкә мәктәбендә шугалак дүшәмбедән чәршәмбегә кадәр 14 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр, пәнҗешәмбе көнне - 15 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр, җомга көнне - 17 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр, шимбә көнне 14 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр мөмкин булачак. Урыссуның ике мәктәбендә булган шугалаклар бөтен көннәрдә дә ачык. Урыссудагы 3 санлы мәктәптә анда 9 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр барып була, сишәмбедән шимбәгә кадәр - 15 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр, якшәмбедә - 10 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр барып булачак. Урыссудагы 4 санлы мәктәп шугалагы үзенә дүшәмбе көнне 9 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр, калган көннәрдә - 9 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев