Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйрәмнәр яллары чорында районда кем ничек эшләячәк?

Хезмәтләр, газета укучыларны кызыксындырган: бәйрәм көннәрендә нинди мәдәни-күңел ачу чаралары узачак, бассейн эшләячәкме кебек сорауларга җавап бирәләр.

Россия почтасы. Бәйрәм алды көнендә, 3 ноябрьдә, почта элемтәсе бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскарачак. 4 ноябрь көнне барлык почта элемтәсе бүлекчәләре өчен ял көне, ә 5 ноябрьдә алар гадәти режимда эшләячәк. Ял һәм бәйрәм көннәрендә пенсия һәм пособиеләр тарату тормышка ашырылмаячак. Татарстан Республикасында почта элемтәсе бүлекләре өстәмә рәвештә 6 ноябрьдә ТР Конституциясе көне уңаеннан ял итә ( 5нче числода, бәйрәм алды көнендә эш көне бер сәгатькә кыскара). 7 ноябрьдән почта элемтәсе бүлекчәләре билгеләнгән график буенча эшли, дип хәбәр итте "Россия почтасы" ФДУП филиалы "Татарстан почтасы" федераль почта элемтәсе идарәсенең матбугат хезмәте.

Хастаханә. Урыссу үзәк район хастаханәсе 5 һәм 7 ноябрьдә гадәти режимда эшли. Бәйрәм көннәрендә чирләүчеләр графикка ярашлы ашыгыч ярдәм бүлегендә кизү торган табиб ярдәменә исәп тота алалар.

Олимп. "Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексында күп санлы спорт төрләре буенча ярышлар уздыру планлаштырыла: җанатарлар яраткан командаларына уңыш теләргә килә ала. Ә менә 3, 4 һәм 6 ноябрьдә бассейн эшләмәячәк.

Мәдәният. 4 ноябрьдә үзәк паркта Халыклар бердәмлеге көненә багышланган митинг узачак, кичен - "Бердәмлектә - безнең көч" дип аталган бәйрәм концерты. Кич көне, 6 числода биергә яратучылар район мәдәният бүлеге каршындагы мәйданга килә алалар: биредә ТР Конституциясенә багышланган тематик дискотека узачак. Шундый ук дискотекалар район авылларында 7 числода планлаштырыла.

Балалар ялы. Балалар иҗаты үзәгендә 5 ноябрьдә "Ура, каникуллар!" дип аталган күңел ачу-танып белү уены, 7 числода шахмат турниры һәм "Күңелле стартлар" үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев