Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чаңгы юлында – хатын-кызлар советы

"Дубравушка" чаңгы-прокат базасында хатын-кызларның башлангыч оешмалары вәкилләре арасында гадәти булмаган чаңгы ярышлары үтте. Алар якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көненә багышланды.

Хөррият урман массивында мондый спорт бәйрәмен үткәрү идеясе белән хатын-кызлар советы район чаңгыда узыш федерациясенә мөрәҗәгать иткән. Төрле яшь категорияләрендәге кызлар һәм ханымнар бер чакрымлык дистанциядә зур теләк белән ярыштылар. Шуны өстәп әйтергә кирәк, иң өлкән чаңгычыга 65 яшь иде! Шулай итеп, финиш сызыгын беренче булып 30 яшькә кадәргеләр категориясендә Л. Шәйдуллина узды, аның артыннан - Е. Шәйдуллина килде, лидерлар өчлеген Г. Ганиева тәмамлады. Кырык яшькә кадәргеләр категориясендә финишка беренче булып Г. Шәехова килде. Икенче призлы урынны В. Нәфыйкова яулады, өченче - С. Мөхәммәтшина. Илле яшькә кадәргеләр категориясендә беренче урынны Г. Шакирҗанова һәм А. Галләмова бүлештеләр, Г. Габидуллина өченче булды. Илле яшьтән өлкәнрәкләр категориясендәге чаңгычылар арасында И. Вәлиева беренче булды. Икенче призлы урынны Д. Әгълиуллина яулады, З. Кашафетдинова - өченче.
Күбрәк фотолар биредә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев