Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чик-Бүләк авылына авылдашлар, якташлар очрашуга җыелдылар

Узган гасырларның 60нчы елларында башланган кече авылларны зур авылларга кушу сәясәте җилләре бер урамлы, гүзәл табигатьле безнең Чик-Бүләгебезне дә уратып узмады.

Агымдагы елның август аенда күңелләрдә онытылмаслык тәэсирләр калдырган вакыйга булды - тәүге адымыбызны ясаган, беркатлы балачагыбыз үткән авылыбыз урынында, матур табигать кочагында тамырлары белән шушы туфракка барып тоташкан авылдашлар, якташлар җыелды. Берничә буын кешеләрен очраштырган бу көнне ирле-хатынлы Рәзинә һәм Камил Абдуллиннар зур бәйрәмгә әверелдерде. Хәзер Кече Урыссу авылында гомер кичерүче Камил хәзрәт азан әйтте, бергәләп укыган Коръән аятьләре шушы җирдә туган, шушы туфракта җирләнгән әрвахлар рухына дога булып барып ирешсен. Чик-Бүләктә туып, әбисе тәрбиясендә үскән Рәзинә ханым кайчандыр бергә яшәгән авылдашларны барлап чыкты. Үз чыгышы белән еларга да, көләргә дә мәҗбүр иткән халыкны Абдуллиннар мул табын артына дәштеләр. Кунаклар да буш кул белән килмәгән иде. Сый-нигъмәттән сыгылып торган бәйрәм өстәле артында урын һәркемгә җитте. Очрашуга сусаган авылдашлар сөйләшеп, серләшеп туя алмадылар.

Бәйрәмне оештыручылар авылның иң өлкән кешесе Бөек Ватан сугышы ветераны Әминә апа Шакировага, хөрмәтле укытучыбыз Нәсимә Мөхәммәтовага, Чик-Бүләктә иң соңгы булып туган кешесе Раушания Шафигуллинага истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Абдуллиннар төрле уеннарда катнашып, күңел ачкан кешеләрне дә күчтәнәчсез калдырмадылар - һәркемгә бүләк өләштеләр. Әйтерсең лә Сабан туе! Бу көнне яңгыраган җыр-моңнар да күңелләребезгә хуш килде. Фәрит Сәүбәнов гармунда татар халык көйләрен башкарды. Әлфия һәм Мөнирә Хәбибуллиналар матур итеп җырладылар. Шамил Мөхәммәдиев кулындагы баян телләре моңланудан армады.

Авылдашлар очрашуы "Элеккеге Чик-Бүләк урыны" дип язылган истәлекле таш урнаштыру һәм аның янәшәсендә фотосурәткә төшү белән тәмамланды. Бу изге эшкә дә Рәзинә һәм Камил Абдуллиннар күңеле җиткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев