Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чиләбедә “Татар кызы-2015”не ачыклыйлар

Кызлар финалга апрель аеннан ук әзерләнгән.

4 сентябрь көнне М. Глинка исемендәге Чиләбе дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә "Татар кызы-2015" матурлык һәм сәләт бәйгесенең финал өлеше була. Конкурста җиңүче Бөтенроссия бәйгесендә Көньяк Урал вәкиле буларак катнашачак.

Төбәкнең төрле районнарыннан булган 12 туташ, апрель аенда кастинг үткәннән соң, иң шәп татар кызы исеме өчен көрәш башлаган. Чиләбе татарлары конгрессы тарафыннан оештырылган бәйгедә гүзәл затлар өчен бик күп сынаулар әзерләнгән. Алар арасында әдәби-тарихи, спорт ярышлары, музыкаль бәйге, театраль һәм кул эшләре буенча сынаулар булган.

Оештыручылар сүзләренчә, бәйгенең финал өлеше чып-чын шоу булачак. Анда "Голос. Дети" проектының финал өлешенә чыккан яшь йолдызчык Сәйдә Мөхәммәтҗанова, ТРның Мөслим районыннан җыр һәм бию ансамбле, җырчы Илшат Хәмәдиев, "Баян-Позитив" шоу төркеме, "Урал" музыка уен кораллары төркеме катнашачак, диелә Чиләбе татарлары конгрессы хәбәрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев