Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чиркәү каршындагы мәктәптә һәм “Фәнис” мәдрәсәсендә белем алучы балаларга кече Сабантуй оештырдылар

Ямьле җәйләр җитү белән шаулап-гөрләп Сабантуй бәйрәмнәре узды. Әмма балаларга борчылырга урын юк. Күптән түгел "Энергия" стадионында балалар өчен кече Сабантуй бәйрәме узды.

Бүгенге көндә диннәрнең бер-берсенә якынаюы турында сүзләр күп алып барыла. Менә безнең районда да чиркәү каршындагы мәктәптә укучылар һәм "Фәнис" мәдрәсәсендә белем алучы балаларга кече Сабантуй бәйрәме узды.

Чараны "Ютазы йолдызлары" халык бию ансамбле кызлары ачып җибәрде. Роман атакай һәм Марат хәзрәт Мәрданшин балаларга Сабантуй бәйрәменең килеп чыгышын аңлаттылар, татулыкта, бердәмлектә көч булуына тагын бер кат басым ясадылар. Һәм мондый чараларны ешрак уздырсыннар иде дигән теләкләре белән уртаклаштылар. Ә аннары балалар өчен күңел ачу чаралары башланды. Алар уеннарда катнаштылар, йөгерделәр, чүлмәк ваттылар, бергәләп күңел ачтылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X