Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дания Вәлиәхмәтова “Әбунә өчен - айпад” бәйгесендә бүләккә лаек булды

Акбаш мәктәбе педагогы Дания Вәлиәхмәтова "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте оештырган "Әбунә өчен - айпад" бәйгесендә катнашып, бүләккә лаек булды.

Шуны исегезгә төшерәбез, конкурста катнашу өчен "Татмедиа"ның өчтән дә ким булмаган басмасына әбунә рәсмиләштерергә кирәк иде. Вәлиәхмәтова, беренче илле катнашучы исәбендә, әбунәне рәсмиләштерә, аның өчен түли һәм түләү чегын Казанга җибәрә. Сүз уңаенда, ул әлеге конкурста икенче тапкыр катнаша. Дания Мөгамбәр кызы барлыгы 4 мең 800 сумлык вакытлы басмага языла. Бу "Ютазы таңы" район газетасы, "Сабантуй", "Ялкын", "Гаилә һәм мәктәп", "Сөембикә" һәм "Мәгариф" журналлары. Кызганыч, безнең районнан тагын ике конкурсант (Кече Урыссудан һәм Кәрәкәшледән), башка нәшер итүчеләр басмаларына әбунә рәсмиләштергәннәр. Ягъни, "Татмедиа" басмаларына гына түгел. Конкурсның төп бүләге - айпад 5 мең 400 сумга әбунә рәсмиләштергән Актаныш районы әбунәчесенә эләкте.

Безнең район конкурсантын бүләкләү тантанасы район газетасы редакциясендә узды. "Татмедиа" АҖ бүләге - 500 сумлык канцтоварларны Вәлиәхмәтовага "Ютазы таңы" газетасы мөхәррире урынбасары Лена Сәлимшина тапшырды. Сезгә бәйгедә катнашу ошадымы, дигән сорауга Дания ханым: әлбәттә, азарт барлыкка килде, дип җавап бирде.

- Мин төп бүләкне отуга өметемне өзмим, шуңа күрә киләсе конкурста да бик теләп катнашачакмын, - дип елмайды бүләккә лаек булучы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев