Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дим-Тамак авыл җирлегендә халык белән очрашулар нәтиҗәле узды

Узган атнада Дим-Тамак авыл җирлегендә дә район башлыгы Рөстәм Нуриев катнашында авыл халкы белән очрашу узды.

Җирлек башлыгы Марс Ямалеев узган елга нәтиҗәләр чыгарды. Аның сүзләре буенча 2013 ел бюджет үтәлеше буенча уңышлы узган, ул узган елда илле җиде меңнән артып киткән. Узган елда шулай ук бик күп эш башкарылган, шулай элеккеге балалар бакчасы бинасы күп функцияле үзәк итеп үзгәртеп төзелгән, балалар автобуслары тукталышларына щебенка салынган, җылыту системасына ремонт ясалган, Дим-Тамак, Тарлау,Яссы-Тугай һәм Ак-Юл авылларында урам яктырткычлары тәртипкә салынган. Җыелыш барышында җирлек халкы район җитәкчесенә үзләрен борчыган сорауларын да бирделәр. Килеп туган сорауларның берсе - ул авылга маршрут автобуслары йөрмәү. Моңа халык уңай җавап алды: инде сишәмбе көннән алып Урыссу-Әбсәләм - Дим-Тамак-Алабакүл-Урыссу автобус маршрутын йөртәү карау планлаштырыла, диделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X