Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район авылларында Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган митинг уздырдылар

Димтамак авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 69 еллыгын бердәнбер сугыш ветераны каршы алды. Акъюл авылында яшәүче Исхак ага Газизовка бүген 88 яшь.

Ерак Көнчыгышны дошманнан саклап, атучы сыйфатында сугышкан рядовой Газизов Германияне һәм Японияне җиңгән өчен медальләр белән билгеләнгән. Сәламәтлеге какшаган ветеранны авыл җирлеге башлыгы Марс Ямалиев, беренчел ветераннар советы рәисе Ринат Әхмәдишин өенә барып котладылар, бәйрәм бүләкләрен тапшырдылар. Бөек Җиңү көне хөрмәтенә оештырылган митингта чыгыш тоткан һәркем - Марс Ямалиев, районның мәшгульлек үзәге начальнигы Наил Минневәлиев, "Уңыш" җәмгыяте директоры Аяз Шафигуллин, Димтамак мәктәбе директоры Артур Иванов ветераннарга, тыл каһарманнарына, сугыш чоры балаларына, иң әүвәл, нык сәламәтлек, ил-көннәребезнең имин булуын теләделәр. Ринат Әхмәдишин үз чыгышында авылдашларына яу кырында ятып калган һәм тыныч тормышта вафат булган фронтовикларның исемнәрен уеп язып, өр-яңа һәйкәлләр ясату, аларның гомерен үлемсез итү максатында музей оештыру бурычы белән яшәүләрен хәбәр итте. Ул әлеге изге эштә район башлыгы Рөстәм Нуриевтан хуплау табуын да рәхмәт хисе белән билгеләп үтте. Күк йөзебез тынычлыгы хакына үз-үзләрен аямыйча көрәшкән һәм эшләгән өлкән буынга яшь буын - балалар бакчасы нәниләре, мәктәп укучылары чиксез зур рәхмәтләрен шигырь юллары белән җиткерделәр. Бакча балалары үз куллары белән ясаган бүләкләрне кабул итеп алганда, әби һәм бабайларның яшь элпәсе белән капланган күзләре, яу кырында башларын салган солдатлар хөрмәтенә бер минутлык тынлык игълан ителгәч, мәңге җуелмас сагышка күмелде. Иске Каразирек авыл җирлегендә мәктәп укучылары һәм балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре катнашында узган митингка да тирән эчтәлек салынган. Бөек Җиңү көне белән хәзерге вакытта исән булган бердәнбер ветеран Мөгәллим ага Мәхмүтовны, авылдашларны район башкарма комитетының финанс-бюджет палатасы рәисе Салават Мөхәммәтов тәбрик итте. Мәктәпнең һәр сыйныфы тематик инсценировка белән чыгыш ясаган, бакча балалары самими буләкләр биреп, өлкәннәрне хисләндергән бәйрәм иртәсе күпләрнең күңелендә җуелмас эз калдырды, дип хәбәр итте мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе мөдире Диләрә Мөхәммәдиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев