Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Димтамак мәктәбе оешмалар һәм тәмамлаучылар ярдәмендә бүлмәләрне һәм бинаны яңартты

Димтамак мәктәбе белән элемтәдә торган күп кенә оешмалар һәм әлеге мәктәпне тәмамлаучылар мәктәп бүлмәләрен һәм бинаны яңартуда булышлык күрсәтәләр.

Илебезнең социаль тормышында кардиналь үзгәрешләр шартларында мәктәп, үзенең матди-техник базасын туктаусыз ныгытып, вакыт белән бергә атларга тиеш. Күп кенә җитәкчеләр моны аңлый һәм, мөмкин кадәренчә, безгә матди ярдәм күрсәтә. "Юлчы" юл прендприятиесе директоры Руслан Закиров, мәсәлән, плафоннар сатып алу өчен 20 мең сум акча бүлеп бирде. Алабакүл кирпеч заводы директоры Илшат Камалдинов парадный баскычны реконструкцияләү өчен керамограниттан 50 мең сумга плиткалар бүләк итте. Димтамак авыл җирлегеннән район советы депутаты Вячеслав Матвеев һәм Урыссу химия заводы генераль директоры Николай Лукин ярдәме белән мәктәпнең фасады яңартылды, барлыгы 170 мең сумга тамбур төзелде. Баскыч мәйданчыгын демонтажлау, бетон җәю һәм плитәләр ябыштыру буенча эшләр өчен 180 мең сум сарыф ителде. Безнең мәктәпне тәмамлаучылар ел саен "Үз мәктәбеңә ярдәм ит" акциясендә катнашалар. Әйтик, "Евразия" бораулау компаниясенең Когалым филиалы Технологик хезмәте үзәге начальнигы урынбасары Данияр Вәлиев косметик ремонт өчен 6 мең сумга лак-буяу материаллары сатып алды.

Кешегә ярдәм итә белү - талант ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев