Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Димтамак мәктәбе укучылары Санкт-Петербург шәһәрендә булдылар

Димтамак мәктәбе тәрбияләнүчеләре язгы каникулларда Санкт-Петербург шәһәрендә булдылар.

Бу легендар шәһәргә укучылар төркеме рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлшат Галиуллина җитәкчелегендә барды. Эрмитажда, Исаакий соборында, Петропавел крепостендә, Александр - Невский лаврасында, Екатерина сараенда, "Аврора" крейсерында булу, төнге Питер буйлап сәяхәт итүләр җуелмас эз калдырды. Укучыларның җанлы кызыксынуын экскурсоводларның блокададагы Ленинградта яшәүчеләр өлешенә төшкән кеше ышанмаслык сынауларга дучар булуы, шәһәрнең архитектур кыйммәтләрен коткару буенча тырышлыклары уятты. Балалар Пушкин шәһәре аллеялары буйлап сәяхәт итте, бөек шагыйрь һәйкәле, Царское Село лицее янында фотога төште. Өйләренә кайткач, рухи яктан баеган укучылар сәфәр турында тәэссоратларын бәян иткән презентацияләр әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев