Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Димтамак мәктәбе укучылары укытучы Клара Булатова исемендәге Премия тапшыру тантанасында катнашты

Димтамак мәктәбе укучылары 20 нче март көнне Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Рафаэль Төхфәтуллин исемендәге Премия лауреаты, танылган шагыйрә, укытучы Клара Булатова исемендәге Премия тапшыру тантанасында катнашты.

Тантана иҗат белән шөгыльләнүче укучыларны үзенә җыйды. Әлеге чарада Татарстанның төрле төбәкләреннән килгән укучылар, студентлар белән беррәттән безнең мәктәпнең дә татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гәрәева А.А., Ганиева Г. М., Яковлева А. Т. һәм ун укучысы: Гәрәева Лиана, Ганиев Илназ, Ярулина Әдилә, Кузнецова Александра, Кутушева Ралина, Миңнуллина Карина, Насыйбуллин Ришат, Гәрәйшина Ләйсән, Гәрәйшина Рената катнашты. Шулар арасыннан Ярулина Әдилә һәм Миңнуллина Карина лауреат исеменә лаек булды. Калган катнашучыларга дипломнар тапшырылды. "Иң актив катнашучы мәктәп" дип безнең мәктәп һәм район табылды: мәктәп директоры А.М. Иванов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Романова Т. С. исеменә рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Былтыр катнашкан 4 нче сыйныф укучысы Мотаев Илназ (җитәкчесе Яковлева А. Т.) үзенең "Газиз туган җирем" фантастик хикәясе белән "Шушы якта туган җырлар" җыентыгына керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев