Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Димтамаклылар якташлары белән очрашты

Димтамактагы Сабан туенда авыл халкы танылган якташлары белән очрашты.

Җирлекнең ямьле табигать кочагында бик шәп сабан туе узды. Авыл кешеләре өчен якташлар белән очрашу күңелле мизгел булды. Хәзерге вакытта Стәрлетамакта яшәүче Россиянең танылган химигы А. Абдуллинга җирлек башлыгы М. Ямалиев район җитәкчелеге исеменнән район турында китап бүләк итте. Шактый моңлы җырлар башкарган Б. Дәүләтов лаеклы алкышларга күмелде. Бу көнне футбол буенча да турнир узды, анда Димтамак командасы икенче урынны яулады. Җирлек башлыгы мәгълүматлары буенча, "Урыссу руда булмаган материаллар предприятиесе", "М-5" кунакханә комплексы, "Таң" ҖЧҖ һәм "Гәрәев КФХ ярдәмнәре аркасында Сабан туе югары дәрәҗәдә узган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев