Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дәүләт Думасы депутатыннан бүләк

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбубакиров Урыссуда яшәүче балачактан инвалид Петр Моисеевка инвалид коляскасы алып бирде.

Инвалидка бүләкне депутатның Ютазы районындагы ярдәмчесе, "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлегенең башкарма комитеты җитәкчесе Елена Коваль тапшырды. Ул Петр Ивановичка сәламәтлек һәм спорт өлкәсендә яңа уңышлар теләде. П. Моисеев инвалидлар өчен армрестлинг буенча район ярышларының җиңүчесе, республика ярышларында тугызынчы урынны яулаган шәхес. Яңа коляска конструкциясе, Петрның әти-әнисе сүзләренә караганда, элеккеләренә караганда күпкә уңайлырак. Алар бик кирәкле колясканы алып биргән Р. Әбубакировка, аның "Забота" хәйриячелек фондына, гаиләнең әлеге проблемасын чишүдә ярдәм иткән район инвалидлар җәмгыяте рәисе Нина Кукушкинага бик рәхмәтлеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев