Дөнья чемпионатын уздырганда тәртип тәэмин иткән өчен район полиция хезмәткәрләре рәхмәт хатлары алдылар
Район хезмәтләре җитәкчеләренең дүшәмбе киңәшмәсе күңелле миссия белән тәмамланды.
Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын уздырганда иҗтимагый тәртип тәэмин итүдә һөнәрманлык күрсәткән өчен Татарстан Республикасы Ютазы районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге начальнигы полиция полковнигы Атлас Самигуллин Россия Федерациясе эчке эшләр бүлеге министрының беренче урынбасары Александр Горовойның, ТР Ютазы районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге начальнигы урынбасары полиция подполковнигы Әнвәр Сәлимгәрәев Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохоринның рәхмәт хатлары белән билгеләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев