Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Дубравушка” балалар сәламәтләндерү лагеренда яшь спортчылар ял итә

Спортчылар ялы гади балалар ялы кебек кенә узмый. "Подъем" командасы буенча балалар йөгерергә чыга, ә иртәнге аштан соң һәр секция үзенең тренировкасын башлый. Ачыклык кертү өчен шуны билгеләп үтәм, лагерь хәзер баскетболчылардан, герчеләрдән, боксчылардан, җиңел атлетлардан, грек-рим көрәше көрәшчеләреннән, футболчылардан тора. Тренировкалар гадәти система буенча, тренерлар күзәтүе астында үткәрелә.

Ә тренировкалардан тыш, алар - гадәти балалар, мавыктыргыч характердагы башка чараларда теләп катнашалар, бары тик аларның мавыгулары гына "спорт юнәлеше" характерына ия. Мәсәлән, беренче якшәмбедә үк аларның "баулар курсы" узды. Аның максаты, әлеге чараны оештырган лагерь директоры Светлана Пройдакова билгеләп үтүенчә, спортчыларда команда рухын, үзара ярдәмчеллекне, лидерлык сәләтен, зиһенлелек, мантыйкны үстерү.
Беренче карашка, уеннар, яки ярышлар бик күңелле кебек түгел иде: спорт мәйданчыгы периметры буенча сузылган баулар арасында "почмаклар" барлыкка килде. Уен шулай ук кызыксыз башланды: унар кешеле төркемнәргә бүленергә кирәк иде - төркемнәр шулай ук яшь буенча шактый "чуар" булды. Биремнәрдә төп шарт... эндәшмәү. Кая әле, кызык була башлады бит бу. Бер биремне ял итүчеләр шактый уңышлы узды - "Слепая цепочка" иң җиңел бирем булган икән. Һәм менә башланды...
Герчеләр һәм баскетболчылар җыелма командасы сузылган баулары булган беренче почмакны - "Вертикальная паутина"ны узды. Баулар, араларында командада катнашучылар саны буенча зур булмаган ун аралык калдырылып сузылган. Катнашучыларга һәр аралыкка керергә кирәк булды - һәрберсенә бер тапкыр һәм шул ук вакытта куллар һәм аяклар белән кагылмыйча бау аша чыгарга кирәк иде. Менә шул вакытта бөтен команда җәлеп ителде дә инде. Задание буенча фикер алышуга бер минут бирелде, аннары команда биремне бөтенләй эндәшмичә башкарырга тиеш булды, бары куллар хәрәкәте ясарга, мимика аша аралашырга гына рөхсәт ителде.
"Дикая V" иң катлаулы һәм мавыктыргыч бирем булды. Биредә өч агач арасында латин хәрефе V белән җирдән бер метр биеклектә альпинистлар бавы сузылган иде. Балалар бер-берсе белән җитәкләшеп, бау аша чыгарга тиеш булды. Калган "Бревно", биремдә катнашучыларның бер-берсенә аяклары бәйләнгән килеш узарга тиеш булган "Горизантальная паутина" заданиеләре, "Кольцо", "Плот", "Квадрат" биремнәре бик үк катлаулы булмады.
Нәтиҗәдә, команда рухын, бер-берсенең ярдәмен тоеп, лидерлык сәләтен, тапкырлык күрсәтеп, баскетболчы-герчеләр җыелма командасы җиңү яулады, баллар саны буенча боксчылар икенче булды. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, тренер Владимир Добрин - үз кул астындагы спортчыларының актив ярдәмчесе, җанатары иде. Эстафеталарда җиңелатлетлар - өченче, грек-рим көрәше көрәшчеләре һәм футболчылар дүртенче һәм бишенче урыннарны яуладылар.
Шулай итеп бер көн узып та китте. Уңыш белән канатланган спортчылар кичке аш ашарга йөгерде. Алар тагын да татурак, бердәмрәк, тупланганрак булыр, ә аларның яллары файдалы узар һәм үз нәтиҗәләрен бирер дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев