Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дуслык җепләрен ныгытып

Истоки" хоры Баулы районы Покров Урыстамак авылы халкының чакыруын кабул итеп, алар янына концерт номерлары белән барды.

"Истоки" хоры үзенең чыгышлары белән Ютазы районының бөтен торак пунктларын, Азнакай һәм Баулы районнарының күпчелек авылларын йөреп чыкты. Рус хоры турындагы сүзләр удмуртлар яшәүче Покров Урыстамак авылына да барып җиткән. Безнең белән очрашу турында алар инде күптән хыялланганнар. Дулкынлану хисе белән безнең хор юлга чыкты.

Удмурт халкының үз мәдәнияте. Әлеге халык бик эшчән һәм моңлы. Ватан, Татарстан, табигать турындагы җырларыбызны тамашачылар җылы кабул иттеләр. С. Белусякның балалайка уйнап такмак әйтүләре, гомумән, күңелләренә хуш килде. Тамашачылар озак вакыт дәвамында хорны сәхнәдән җибәрмичә торды. Без шулай ук ветераннарны Өлкәннәр көне белән котладык һәм быел 20 еллык юбилеен билгеләп үткән районыбыз турында сөйләдек.

Прошиннар гаиләсе хорчыларны үзләренә кунакка чакырды. Без, унбиш кешене, өй токмачы, мантый, үзләре үстергән кавын һәм карбызлар, хуш исле чәй белән сыйладылар. Әмма иң мөһиме - безгә бары тик ихласлылык һәм яхшы мөнәсәбәт кенә күрсәттеләр. Галина Яковлевна, аның тормыш иптәше Сергей Федорович, кызлары Таня һәм апалары Валентина Яковлевна зәвык белән бәйрәм табыны корганнар иде.

Әлеге сәяхәт җитәкчебез И. Иванаевская, музыкант З. Кубашева һәм транспорт чарасы биргән мәдәният бүлеге ярдәмендә тормышка ашты. Бу сәяхәт безнең республикабызда барлык милләтләрнең татулыкта һәм дуслыкта яшәвен тагын бер кат раслады. Руслар һәм удмуртлар, татарлар һәм чувашлар - без тигез милләтләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X