Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Димтамаклылар Праймеризны яхшы уздырган өчен – теннис өстәле белән бүләкләнделәр

Димтамак авылы мәдәният йортында шушы көннәрдә өстәл теннис куелачак: әлеге спорт инвентаре - җирлеккә бик яхшы итеп үткәрелгән праймериз өчен республика бүләге.

Шуны исегезгә төшерәбез, Димтамак мәйданчыгында май аенда уздырылган партия эчендәге тавыш бирүдә республиканы "БР"ның төбәк башкарма комитеты агитация-пропаганда эше буенча бүлек белгече Иван Байков тәкъдим итте. Ул Димтамаклыларның праймериз оештыруына югары бәя бирде: Татарстанның Көньяк-Көнчыгыш зонасы авыл җирлекләре арасында иң яхшы дип табылды. Спорт инветаре алуга сертификатка, дип билгели Димтамак авыл җирлеге башлыгы Марс Ямалеев, теннис өстәле сатып алдык.

- Аны яшьләр үтенече буенча сайладык, - ди Ямалеев. - Авыл халкы буш вакытын үз сәламәтлеге өчен файда белән уздырсын. Актив ял компьютер уеннары белән вакыт уздыруга караганда, яхшырак бит.

Җирлекнең тормыш эшчәнлеге динамикасы күзгә күренеп тора. Хәтта көн кадагында торган мәсьәләләр дә биредә тиз һәм дөрес хәл ителә. Халыкның "авырткан" пай җирләре соравын гына алыйк. Үз вакытында әлеге җирләрдә хужалык иткән субъект пайчылар белән килешү бурычларын үти алмады. Бүгенге көндә андый проблема юк: элекке килешүләрне бозып һәм башка хуҗалык белән яңа килешүләр төзеп, пай җирләре милекчеләре җир биләмәләре хисабына ашлык, салам, печән алалар...

Димтамак авыл җирлеге - районда иң эреләрнең берсе - аның составына алты торак пункт керә. Һәрберсенең үз сораулары. Аларны хәл итүдә депутатлар булыша. Ничек кенә булмасын, Димтамак сайлау округы депутаты Аяз Шафигуллин үз бурычлары турында онытмый. Әйтик, ул Яссытугай авылында суүткәргеч линияне алыштыруда, Екатериновка авылында юлларны ремонтлауда булышкан - быел юлга вак таш җәюне тәмамлау планлаштырыла. Ямалеев сүзләре буенча, агымдагы ел планнарында - карт агачларны бетерү. Ә яшелләндерү - һәрвакыт өстенлеклеләр исәбендә: җирлекнең матур проектларыннан берсе - көзен юкә агачлары аллеясы утырту.

Май праймеризлары докладларында яңгыраган башкарылган эшләр, якын киләчәк сорауларына хуҗаларча караш, актив гражданлык позициясе - бәя биргәндә боларның барысына да игътибар юнәлтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев