Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Екатериновка газ һәм юл көтә

Шимбә көнне Димтамак авыл җирлеге составына кергән Екатериновка авылында кече авыллар көне узды.

Дистә еллар дәвамында мондый очрашуга сусаган авыл халкы кунакларны - район башкарма комитеты җитәкчесе Р. Нуриевны, район башлыгы урынбасары Р. Хәкимованы ипи-тоз, якты йөз белән каршы алдылар.

Авыл зур түгел. Районда кече авыллар стасусын алган 13 торак пунктның берсе ул. Биредә бер урам бар. Анда 23 хуҗалык урнашкан булса да, даими рәвештә 18 генә кеше яши. Элек моның кадәр дә булмаган. Шул сәбәпле авыл табигый газга тоташтыру программасыннан да төшеп калган. Бүген бу мәсьәлә һәркемне борчый. Авыл халкы сүзләренә караганда, кышны чыгар өчен гаиләләргә өчәр йөк утын алырга туры килә икән.

Киң урам уртасыннан узучы юл беркайчан да күтәртелмгән, аңа бер кайчан да таш, чуерташ кебек материал түшәлмәгән. Аңардан да бигрәк, трасса белән тоташучы юл бүген "хуҗасыз" калган. Аны авыл халкы "тормыш юлы" дип атый. Кышкы бураннарда кардан чистарту бер авыл җирлеге иңнәренә генә төшкән дә, аның чыннан да тормыш, хәтта гомерне хәлиткеч юл булуына инанасың. Ашыгыч рәвештә табиб ярдәме кирәк булса, Алла сакласын, янгын чыкса, нишләмәк кирәк?! Авылда бит әле кибет тә юк икән. Ярый әле район кулланучылар берлеге атнага ике тапкыр автолавка килүне оештырган.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Р. Нуриев Екатериновка авылында һичшиксез газ булачагына ышандырды. Миллионнан артык акча таләп ителгән чараның проекты эшләнә, дип сүзен дәвам иткән Рөстәм Мидхәт улы, юл салу соравына да уңай җавап бирде. Алда торган кышка кергәнче, Екатериновка авылы юлы, иң әүвәл, "Юлчы" ҖЧҖ балансына тапшырылачак, ә киләсе елның язында аны ремонтлау башланачак, диде Нуриев. Авылны төзекләндерү чараларына ул Димтамак авыл җирлеге депутаты, Урыссу химия заводы генераль директоры В. Матвеевны да җәлеп итү максатын билгеләде. "Гомумән, без, район башлыгы Марсель Шәйдуллин белән, һәрбер депутат үз округында ел саен күләм-ле эш башкарырга тиеш, дип саныйбыз", - дип хәбәр итте Рөстәм Мидхәт улы.

Екатериновка - табигатьнең яшел, чиста урынында утыра. Октябрьский, Баулы шәһәрләреннән дә әлләни ерак түгел. Кала шау-шуыннан туеп, әти-бабалары нигезенә кайтучылар белән беррәттән, йорт-җир тергезү өчен участок сорап, хәлле чит кешеләр дә килә. Дачалар өчен менә дигән урыннар. Элек-электән үк авыл-калаларны байлар яшәткән. Хәзер аларны "химаяче", "меценат" дип атыйбыз. Район башкарма комитеты җитәкчесе Димтамак авыл җирлеге башлыгы Р. Галимовка бу сорауны контрольгә алырга киңәш итте. "Бөтен мөмкинлекне һәм көчне дөрес итеп файдалансак, авыл, һичшиксез, тернәкләнәчәк һәм тө-зекләнәчәк. Иң мөһиме, биредә яшәүчеләр үз җирләрен яраталар, аның өчен җан аталар. Моны тою - үзе бер сөенеч һәм этәргеч", - дип билгеләп үтте Нуриев.

Чара көнүзәк мәсьәлә-ләр турында гына сөйлә-шеп узмады. Бу көнне, матур гадәт буенча, авылның юбилярлары тәбрик ителде. Ф. Әгълиуллин, Г. Бәдретдинова, В. Мамаева, Р. Шаһабетдиновка "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлегеннән һәм Димтамак авыл җирлегеннән кыйммәтле бү-ләкләр тапшырдылар. Авылның активисты Валентина Мамаева җитәкчелегендә екатериновкалылар үзләре дә бүләкләр әзерләгәннәр. Алар шунда туып, шунда үскән, хәзер инде картлыкларын каршы алган А. Сөләймәновны, А. Мирошниченконы, Т.Мамаеваны, күп балалы Кашавецларны, күптән түгел генә бәби алып кайткан Галиәхмәтовларны татлы призлар белән билгеләп үттеләр.

Екатериновка авылы халкы үзләрен борчыган сорауларны район пенсия фондына, социаль яклау бүлегенә, Урыссу үзәк район хастаханәсе белгечләренә дә бирә алдылар. Алар хөрмәтенә әлеге хезмәтләр күчмә кабул итү оештырдылар. Район кулланучылар җәмгыяте сәүдә белән килде. Һәм, әлбәттә инде, район мәдәният йорты артистлары сабыр, ачык йөзле, киң күңелле Екатериновка авылы халкына үзләре кебек иң матур, иң ягымлы җырларын бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев