Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Экологиягә зыян салу фактлары турында мәгълүмат биргән гражданнарны матди стимуллаштырачаклар

Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрлыгы 1 августтан экологиягә зыян салу фактлары турында аерым хокук бозучыны яки транспорт чарасын фиксацияләп мәгълүмат биргән гражданнарны матди стимуллаштырачак.

Производство һәм куллану калдыкларын ташлау яки карьерларда законсыз эшләү фактларын теркәүдә булышкан гражданин бер мең сум акча алачак. Зыян салуны теркәүдә булышу гариза тәртибендә электрон почта аша eco.signal@tatar.ru адресына министрлыкның http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm интернет-кабул итү бүлмәсенә, яки хокук бозу фактын раслаган видеоязмалар һәм фотсурәтләр теркәп, гариза бирүче тарафыннан шәхсән алып киленә. Заявка бирүгә таләпләр һәм түләү тәртибе турында җентекле мәгълүмат Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрлыгының eco.tatarstan.ru сайтында "Государственный экологический надзор" бүлегендә урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X