Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Электросоединитель” заводы коллективы район җитәкчелеге белән очрашты

Район җитәкчелегенең "Электросоединитель" заводы коллективы белән очрашуы позитив мизгелләрдән башланды.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев предприятие җитәкчелегенә Россия машина төзүчеләр берлеге бүләкләрен тапшырды. "Фидакарь хезмәт өчен" медаленә заводның генераль директоры Рәшит Нәбиуллин лаек булды, баш инженер Рамил Усмановка мактау грамотасы тапшырылды. Нуриев завод эшчеләренә уңышлы производство үсеше (ул 2014 ел нәтиҗәләре буенча 25 процент тәшкил иткән) һәм еллык табышны 900 миллион сумга җиткерергә теләкләре өчен рәхмәт белдерде. Мондый үсеш, аның сүзләре буенча, бөтен районның динамикалы үсешенә булышлык итә. Ул шулай ук заводлыларны бистә һәм районның үсеш перспективалары, спорттагы һәм мәдәни казанышлар белән таныштырды. Нуриев урамнарда рөхсәт ителмәгән чүплекләр булдыруга юл куелмаска тиешлегенә басым ясады, завод дирекциясенең коллективта җиңел атлетиканы үстерүгә һәм 100 процентта диспансеризациягә ирешүгә йөз тотарга тиешлеген максат итеп куйды. Җыелучылар, үз чиратларында, район башлыгына юлларда ремонт уздыру, җинаятьләрнең ачылу дәрәҗәсе, автомобильләр өчен тукталышлар ясау кебек сорауларны җиткерделәр. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Адельдинов катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев