Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Елга буенда шимбә өмәсе

Узган шимбәдә авыл җирлекләре башлыклары зур эш башкардылар - авыл аша аккан елга буен чистарттылар.

Акбаштагы кечкенә елга тугае куе урманны хәтерләтүче биек агачлар арасыннан елганы күрергә мөмкин түгел иде. Территорияне тәртипкә китерү инициативасы белән район башлыгы урынбасары Рәмзия Хәкимова чыкты - ул активистлар төркемен җитәкләде дә инде. Бензопычкылар һәм балталар белән коралланган ирләр агачлар һәм куакларны кистеләр, хатын-кызлар ботакларны трактор тагылмасына төяделәр.
Шуны ышанычлы рәвештә әйтергә була, бу көнне җирлек башлыклары һәм авыл халкы бик зур эш башкарды. Елга тугае танымаслык булып үзгәрде. Рәмзия Кәшиф кызы сүзләре буенча, елга үзәнен һәм тугаен чистарту буенча мондый акцияләр башка җирлекләрдә дә үткәреләчәк. Биредә иң мөһиме - яшәүчеләрнең район җитәкчелеге чакыруын инкяр итмәүләре һәм күмәк шимбә өмәсенә зур теләк белән чыгулары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев