Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Елгалар чисталыгы өчен көрәш

Үткән җомгада Ютазы авылында елга тугайлыгын чистарту буенча икенче өмә булып узды.

Без инде бер төркем энтузиастларның Акбаш авылында елга тугайлыгын чистартулары турында язган идек. Шундый ук өмә Ютазы мәктәбе һәм 124 санлы профессиональ училище арасында ага торган зур булмаган елга буенда узды.
Авыл җирлекләре башлыклары һәм район башлыгы урынбасары Рәмзия Хәкимова бригадасы составына авылда яшәүче халыклар да кушылган иде. Бу юлы үзләренең әти-әниләренә булышырга яшүсмерләр дә чыккан. Үз ирекләре белән чыккан халык бик күп эш башкардылар - олы мәйданны куе үсемлекләрдән арындырдылар, кискән агач ботакларын бер генә машина төяп чыгармадылар. Әлбәттә, әгәр алар инициативасын күбрәк кешеләр күтәреп алса, тагын да яхшырак булыр иде...
P. S. Кызганычка каршы, берәүләр шушылай елга буйларын чистартуга омтылса, кайберәүләр актив рәвештә пычраталар. Чистарту вакытында шундый факт ачыкланды. Шәхси йортларның берсендә яшәүче йорттан агып чыгучы пычрак су торбасын әлеге елгага ага торган итеп көйләгән. Тәртип бозучы, әлбәттә, үз җәзасын алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев