Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Энгель Фәттахов: “Бөгелмә районында иң яхшы муниципаль мәгариф системаларының берсе булдырылган”

Бөгелмәдә Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында секция утырышы уздырылды.

Бөгелмәдә Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында ТР Премьер-министры - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында "Мәктәпкәчә белем бирүнең федераль дәүләт мәгариф стандартларын тормышка ашыруның система хасил итә торган юллары" темасына секция утырышы уздырылды. Чарада мәгариф идарәләренең мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү мәсьәләләре өчен җаваплы методистлары, белгечләре, балалар бакчалары җитәкчеләре катнашты. Алар Бөгелмә районы мәктәпкәчә белем бирү йортларында булды, хезмәттәшләренең эш тәҗрибәсе белән танышты һәм мәктәпкәчә белем бирүнең федераль дәүләт стандартларын тормышка ашырудагы төп ысуллар турында фикер алышты.

Шуны билгеләп узу зарур: хәзерге вакытта Бөгелмә районында 57 балалар бакчасында 6 меңнән артык сабый тәрбияләнә.

Киңәшмәдә катнашучылар, аерым алганда, шәһәрнең 28нче "Әкият", 35нче "Дельфин", 24нче "Тургай" һәм 14нче "Журавушка" балалар бакчаларында булып, сәламәтлек саклый торган инфраструктура булдыру тәҗрибәсе, балаларның социаль-коммуникатив үсеше юнәлешендә педагоглар эшчәнлеге белән танышты, шулай ук Бөгелмә районы мәгариф системасы казанышлары күргәзмәсен карады.

Энгель Фәттахов, август киңәшмәсен уздыру урыны буларак ни өчен Бөгелмә сайланды, дигән сорауга җавап биреп, бүген Бөгелмә районында иң яхшы муниципаль мәгариф системаларының берсе булдырылуын һәм бу тәҗрибәне республиканың башка районнарында да файдалану заруриятен ассызыклады. Министр мәктәпкәчә белем бирү системасының сабыйлар үсешендәге әһәмиятен билгеләп узды. "Һәр баланың алда белем алу этапларындагы уңышлылыгы сезнең хезмәткә бәйле", - диде ул.

"Мәктәпкәчә белем бирүнең федераль дәүләт мәгариф стандартларын тормышка ашыруның система хасил итә торган юллары" темасына секция утырышының пленар өлешендә Бөгелмә муцниципаль районы башлыгы Линар Закиров чыгыш ясады.

Искәртеп узыйк: укытучыларның август киңәшмәсе кысаларындагы чаралар 10-12 августта Алабугада уздырылган мәктәп укытучыларының VI халыкара фестивалендә үткәрелә башлады. Аерым алганда, "Педагог-оста" конкурсына йомгак ясалды, Татарстанда Физика һәм математика елын ябу тантанасы булды. 12 августта исә Яшел Үзәндә республиканың урта, югары, һөнәри, өстәмә белем бирү җитәкчеләре, мәгариф идарәләре һәм бүлекләре башлыклары, сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре август киңәшмәсе утырышы кысаларында һөнәри белем бирүнең инновацион инфраструктурасы үсеше мәсьәләләре турында фикер алышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев