Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эт тормышы

Районда сукбай этләр проблемасы янында юллар һәм утлар проблемасы күләгәдә кала кебек

Җирле халык белән кайчан очрашулар узмасын, Урыссу бистәсендәме ул, әллә авыллардамы, урамнарда өерләре белән йөри торган этләр кискен сорауларның берсе булып тора.

Социаль челтәрләрдәге төркемнәр дә югалган этләр турында игъланнардан кайнап тора. Дүрт аяклы дусларны әле подъездларда очратырга мөмкин, йомшак күңелле сатучылар аларны, үз язмышларын куркыныч астына куеп, үзләре эшли торган кибетләрнең бер почмагына сыендыра. Җәй буе Урыссуның 2 санлы мәктәп ишек алдында җыела торган уннан артык төрле зурлыктагы этләр көтүе дә, мөгаен, балаларның гына түгел, өлкәннәрнең дә йөрәгенә аз шом салмагандыр.

 

Врез

УРУССУ - small city LIFE

... Сегодня днем на мойку по ул. Пушкина прибилась собака, предположительно сорвалась с цепи, есть ошейник, сидит на одном месте. Может кто-то узнает в ней своего питомца, или опять выбросили животное?

... Почему ничего не предпринимают с бездомными собаками по улице Шамкина 51 и 53. Ребёнок боится один идти, их так стало много, очень много.

... На Мияссарова собаки не злые. Просто лают на чужих. Но хотелось бы их пристроить. Два щенка есть. Но мамаша у них с людьми не контактирует. Тяжело будет отобрать.

 

Үзара салым программасы кертү буенча халык белән башланган очрашуларда халык сукбай этләрнең артык күп булуына чираттагы тапкыр зарланды. Урыссу бистәсенең Горький урамындагы 8 санлы йортта яшәүчеләр бер-берсен хәтта этләрне ашатып, подъезд янында ияләштерүдә дә гаепләде. Әлбәттә, кешеләрне кызгану хисенә ия булуда гаепләп булмый. Киресенчә, алардан әле күпләргә үрнәк алырга кирәк. Чөнки без үзебез дә сизмәстән таш бәгырьле, битараф күңелле бәндәләргә әверелеп барабыз. Урамда сукбай этләрнең күзгә күренеп артуына да нәкъ менә шушы кешелексез сыйфатлар нигез булып тора. Ниндидер кыска мизгеллек йомшаклыкка алданып яисә балаларның “үзем карыйм, алыйк инде” дигән ялваруларына бирешеп, әмма чынбарлыкта гел башка төрле күренешкә тап булудан туеп, әле кичә генә синең тугры дустың булган дүрт аяклы хайван бүген инде кирәксезгә әйләнеп, урам язмышына ташлана. Торак пункт урамнарында өерләре белән җим яисә җылы почмак эзләп йөри торган сукбай этләргә игътибар белән карагыз әле, алар арасында кайчандыр сез сыендырган, әмма көннәрдән-беркөнне сезнең яраткан мендәрегезне ерткан яисә обоегызга печ иткән өчен урамга чыгарып аткан эт тә булырга мөмкин. Шулай булгач, авыз кыек булганга, көзге гаепле түгел.

Бүген этләрне ауларга, атарга, агуларга ярамый. Россия Федерациясе гуманлы закон кабул итте. Тиешле хезмәтләр аларны тәүлекнең караңгы вакытында тотарга, махсус питомникка илтеп тапшырырга тиеш. Этләрне анда вакцинациялиләр, стерильләштерәләр һәм кире туган җирләренә кайтарып куялар.

- Ютазы районы территориясендә этләрне аулау белән Бөгелмә шәһәреннән “Спецгрупп+” ҖЧҖ шөгыльләнә. Әлеге оешманың хезмәткәрләре безнең районда яши. Эш ничек оештырыламы? Без көн саен аларга кайсы адреста нинди вакытта сукбай этләр очравы турында актлар юллыйбыз. Әлеге актларда этнең төсенә һәм зурлыгына кадәр сурәтләп бирәбез. Әмма без шушы көн җитеп “Спецгрупп+” җәмгыятеннән Ютазы районы территориясендә тотылган һәм ветеринария хезмәткәре тарафыннан вакцина ясалган һәм стерильләштерелгән этләр турында бер генә дә акт, фотография яисә видеоязма да кабул итмәдек, - дип канәгатьсезлеген белдерде район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Оксана Власова.

Оксана Александровна белән этләр темасына сөйләшү барышында, ул “Спецгрупп+” ҖЧҖ директоры Григорий Гусев белән тагын бер кат элемтәгә чыкты. Гражданин Гусев Ютазы районы башкарма комитеты тарафыннан юллана торган актларны кабул итүләрен һәм бүгенге көндә 50 баш этне стерильләштерү турында хәбәр итте. Форсаттан файдаланып, Оксана Власова Урыссу бистәсенең Мияссаров урамындагы 50 санлы йорт янында кара төстәге зур эт йөрүен хәбәр итте. Григорий Владимирович ышандыруына караганда, аның эшчеләре әлеге заявка буенча шундук эшкә керешкән. Әмма этнең хуҗасы табылып өлгергән, гәрчә җәнлектә муенчак булмаса да.

 

Фикер

Аяз Шафигуллин, район башлыгы:

- Дөресен әйтергә кирәк, этләрне тоту буенча тендор откан оешма эшчәнлеге мине канәгатьләндерми. Урамнарда йөри торган хуҗасыз этләр саны кимеми. Әгәр бизмәннең бер ягына эт һәм икенче ягына бала куйсалар, мин, берсүзсез сабый гомерен сайлап алачакмык. Шуңа күрә сукбай этләрне аулау буенча эшне тагын да көчәйтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X