Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эзтабарлар һәлак булган ветеранның туганнарын эзлиләр

Мәскәү өлкәсенең Одинцово районы сугыш һәм хезмәт ветераннары советы 1918 елда туган, Бөек Ватан сугышында вафат булган Баймуратов Шихның (Шәйхинең) туганнарын эзләүдә булышлык итүне сорыйлар.

82нче мотоукчылар дивизиясенең 601 мотоукчылар полкы кызылармеецы Шәйхи Баймуратов Ютазы станциясендә туган, фронтка Баулы районы хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнгән. 1941 елның 28 октябрендә Мәскәү өчен сугышта үлгән, Мәскәү өлкәсе Подольский районы Хомяки авылында туганнар каберлегендә җирләнгән. Одинцово ветераннар советы һәлак булучының туганнары турында мәгълүматлары булган кешеләрнең район сугыш һәм хезмәт ветераннары советына хәбәр итүләрен сорый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев