Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Фельдшер пунктына яңа шартлар

Күптән түгел Салкын Чишмә авылында үзгәртеп ясалган фельдшер пунктын яңа урында ачу тантанасы булды.

Йөз кешедән чак кына артык халкының да күпчелеген өлкәннәр тәшкил иткән Салкын Чишмә халкы өчен әлеге вакыйга чын мәгънәсендә бәйрәмгә әверелде. Фельдшер пунктын икенче бинага күчерү бюджет акчаларын янга калдыру һәм бина торышын яхшырту мөһимлеге белән бәйле булган. Әлеге пунктта 2005 елдан бирле эшләүче фельдшер Энҗе Гыймаева сүзләренә караганда, иске бинада шулкадәр салкын булган ки, хәтта җылы кием һәм калын табанлы итекләр киеп эшләргә туры килгән.

Урыссу үзәк район хас-таханәсенең баш табибы Ленар Хәлиуллин мәгълүматларына караганда, фельдшер пунктын элеккеге мәктәп бинасына күчерү якынча 200 мең сумга төшкән. Ләкин әлеге суммада районның сәламәтлек саклау тармагы керткән өлеш бик аз. Хастаханә хисабына линолеум, буяу сатып алынган, пластик тәрәзәләр куелган, коймалар яңартылган. Чыгымнарның төп өлешен "Кәрәкәшле" ҖЧҖ үз өстенә алган. Әбсәләм төзү конструкцияләре һәм материаллары комбинаты бушлай гипсокартон биргән. Төзү эшләрендә Кәрәкәшле авылы эшмәкәре Рамил Галимов катнашкан. Оештыру сорауларын авыл башлыгы Альфред Дәү-ләтгәрәев чишкән.

Яңа пунктны тантаналы ачуда 8 санлы Кәрәкәшле сайлау округы депутаты Сәгадәтулла Төхбәтуллин, Урыссу үзәк район хастаханәсенең баш табибы Л. Хәлиуллин, "Кәрәкәшле" ҖЧҖ директоры Альберт Зарипов, Кәрәкәшле авылы башлыгы А. Дәү-ләтгәрәев катнаштылар. Яңа пунктның бинасын карап чыккан авыл кешеләре канәгатьлек белдерделәр.

Бу көн авылда яшәүче өлкән буын вәкилләре өчен икеләтә бәйрәмгә әверелде. Фельдшер пункты ачылуыннан соң алар Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган чәй табынына һәм концертка чакырылдылар. Җитәкчеләрнең җылы теләкләрен кабул итеп алган өлкәннәр, үзләрен кызыксындырган сорауларга да җаваплар ишеттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев